В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 600-дән артык төбәк хакатоннарының җиңүче-командалары катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). 27-нче сентябрьдән «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында программалаштыру һәм дизайн өлкәсендә эшләүче белгечләр арасында «Цифрлы алга китеш» бөтенроссия конкурсының финалы узачак.
Финал хакатон форматында узачак һәм 48 сәгать дәвам итәчәк. Анда 600-дән артык төбәк хакатоннарының җиңүче-командалары катнашачак.
Шулай ук финал кысаларында мәктәп хакатоны да узачак, анда Татарстаннан 500 яшь программист IT-эшләнмәләр һәм чикләнгән вакыт эчендә программа белән тәэмин итү өлкәләрендәге белгечләр белән берлектә бурычларны бергәләп хәл итәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышлар 29 сентябрьдә тәмамланачак.