Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2024, 18:00

Казанда сноубордта һәм тау чаңгысында шуарга яратучылар өчен фестиваль узачак

«Крутой спуск»та 200 гә якын спортчы катнашачак

Фото: Марат Мөгыйнов

Якшәмбе, 10 нчы мартта, Татарстан башкаласында тау чаңгысы спорты буенча I «Крутой спуск» фестивале узачак. Казан Кремле янында кышкы сезонны ябу уңаеннан 200 сноубордчы һәм чаңгычы өчен 100 метрлы трассалар салыначак.

Төшү трассасы Кремль диварларыннан алып Меңьеллык мәйданының җәяүлеләр зонасына кадәр планлаштырыла. Профессиональ спортчылар өчен трамплин белән төшү каралган, шулай ук һәвәскәрләр өчен аерым төшү урыны булачак.

Тау чаңгысы сезонын ябу фестиваленә тематик костюмда килергә мөмкин, әйтик, кино персонажлары, фэнтези, танылган шәхесләр булып. Иң истә калырлык образ яки эффектлы сикерү өчен катнашучылар чараның спонсорларыннан бүләкләр алачак, ә фестиваль җиңүчеләре «Тау патшасы» дигән исемгә лаек булачак.

Трассаны тау чаңгысы буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары һәм тренерлары җитәкчелегендә әзерләячәкләр. Трамплинның биеклеге якынча 1,5 м булачак, очыш озынлыгы 56 метрны тәшкил итәчәк. Куркынычсызлык максатларында төшү юллары буйлап участокларда челтәрләр урнаштырылачак.

I «Крутой спуск» фестивале программасы:

11:00 – кунакларның җыелуы, аларны теркәү, сноубордчыларның һәм чаңгычыларның ярышларга әзерләнүе

12:00 – чараны ачу

12:10 – сноубордчыларның төшүе

12:40 – чаңгычыларның төшүе

13:10 – трамплиннан сикерүләр белән төшү

13:30 – костюмлы төшү

14:00 – югарыга йөгерү

14:30 – массакүләм төшү (зачеттан тыш шуу)

15:00 – номинацияләр буенча бүләкләү

Фестивальдә катнашу бушлай, бары сылтама буенча теркәлергә генә кирәк. Тулырак мәгълүматны «Крутой спуск. Кремль» тelegram-каналында белергә мөмкин.

Барлык яңалыклар