Ярышларда дөньяның 10-нан артык иленнән 50-ләп спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 29-нчы августтан 1-нче сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында беренче тапкыр Мотосерфинг буенча дөнья кубогының UIM этабы узачак. Касә янында Казансу елгасы акваториясендә узачак ярышларда дөньяның 10-нан артык иленнән 50-ләп спортчы катнашачак.
Казанда ярышлар өч көн дәвамында үткәреләчәк: 30-нчы августта спортчылар трассаны сынаячак һәм беренче квалификация узышлары уздырачаклар, 31-нче августта чараның турыдан-туры ярышлар өлеше башланачак, ә 1-нче сентябрьдә турнирның финал ярышлары узачак.
Мотосерфинг - мотоспорт һәм серфинг миксы, анда катнашучылар дистанцияне махсус мотосерфта узуда ярышалар.
Ярышлар 10.00 сәгатькә планлаштырылган, ярышларга килүчеләр һәм кунаклар өчен керү ирекле. Ярышларны якын-тирәдәге ачык мәйданчыклардан да күзәтергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.