Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2019, 09:29

Казанда «Тормыш бәйрәме» донор акциясе узачак

Донорлар 18 яшьтән өлкәнрәк һәм 50 килограммнан артык авырлыкта булырга тиешләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казанда Донор көне алдыннан «Тормыш бәйрәме» акциясе узачак. 18-нче апрельдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең донор булырга әзер булган студентлары Республика кан тапшыру үзәгендә узачак акциягә кушыла алалар.

Донорлар 18 яшьтән өлкәнрәк һәм 50 килограммнан артык авырлыкта булырга тиешләр. Процедураны үткәрүнең зарарлы булуын күрсәтә торган билгеләр булмавы мөһим. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Процедурага ничек әзерләнергә кирәклеге турындагы мәгълүматны Кан үзәге рәсми сайтына кереп «Донорам» бүлегендә белеп була.

Академиянең донор булырга теләгән барлык студентларын 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча көтәләр: Җиңү проспекты, 85.

Донор көне Россиядә ел саен 20-нче апрельдә билгеләп үтелә. Бәйрәм башка кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен түләүсез кан биргән кешеләргә, шулай ук кан алучы һәм кан хезмәте учреждениеләрендә эшне оештыра торган табибларга багышланган. Бәйрәм 2007 елның 20-нче февралендә РФ Дәүләт Думасында донорлык һәм кан хезмәте проблемалары буенча узган түгәрәк өстәл барышында теркәлгән иде.

Ел саен Россиядә миллион ярымнан артык кеше кан җибәрүгә мохтаҗ. Татарстанда елына 35 меңнән артык авыруга медицина ярдәме күрсәтү өчен 50 тоннага якын донор кан компоненты кирәк, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында. Исегезгә төшерәбез, ел саен кан тапшыруда 13 меңгә якын татарстанлы катнаша, бары тик Республика кан үзәге базасында гына да 12-13 тоннага якын кан әзерләнә.

Барлык яңалыклар