Бизнес вәкилләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләренең түләүсез консультациясен ала алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). 19-нчы февральдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне узачак.
Бизнес вәкилләре үзләрен кызыксындырган сораулар буенча түләүсез консультация ала алачаклар. Гражданнарны кабул итү 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Большая Красная ур., 30. Алдан язылу таләп ителми.
2019 елда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә түләүсез консультация сорап 1161 Татарстан эшмәкәре мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.