Ярышларда яшәү урыны буенча республика территориясендә теркәлгән һәркем катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). 7-нче июльдә Казанда 3х3 баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак. Ярышлар мәйданчыклары Баскет-холл тирәсендә оештырылачак.
Җиңү өчен ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 2001 елда туган егетләр һәм кызлар, аннан кечерәкләр көч сынашачак. Чемпионатта яшәү урыны буенча Татарстан территориясендә теркәлгән һәркем катнаша ала. Гаризаларны сайтта, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә «КазБас» баскетбол хәрәкәте төркемендә бирергә кирәк.
Турнир 9.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.