Спортчылар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз һәм парлы разрядларда, шулай ук катнаш парлы разрядта җиңү өчен көрәшәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Турнир Казан теннис академиясендә узачак. Спортчылар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз һәм парлы разрядларда, шулай ук катнаш парлы разрядта җиңү өчен көрәшәчәк.
Чемпионатта Татарстанны Полина Кудерметова, Екатерина Яшина, Тимур Киямов, Илья Симакин, Виолетта Бородина, Дана Шакирова, Виктория Матасова, Анна Григорьева, Елизавета Коклина, Елизавета Дементьева, Ясминә Нигаметзянова, Амелия Тарасова, Владислав Гаврилов, Сергей Болотов, Арсений Хохлов, Елизавета Морозова һәм Вера Секерина тәкъдим итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Спорт министрлыгы сайтында.
Ярышлар тамашачыларсыз узачак. Теннис яратучылар һәм җанатарлары ТР Теннис федерациясе сайтында турыдан-туры трансляцияне күзәтә алачак.