Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2021, 10:23

Казанда агачларны яшәртә һәм формалаштыра торган кисү эшләре алып барыла

Бу яңа үрентеләр үсешенә ярдәм итәчәк, ябалдашларны савыктырачак һәм аңа кирәкле форма бирәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март, Екатерина Виславская). Казанда агачларны яшәртү һәм формалаштыру эшләре алып барыла. Кичә, 18-нче март көнне, Совет районындагы Седов урамында агач кисү эшләре тәмамланды, шулай ук Идел буе районындагы Җиңү проспектыннан Дубравная урамына кадәрге участокта эшләр башланды. Бүген белгечләр күрсәтелгән участокта эшләрен дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Ябалдашларың санитар киселеше, ә атап әйткәндә, корый башлаган һәм зарарланган ботакларны, шулай ук ябалдашларның эченә юнәлтелгәннәрен яки бер-берсенә артык якын үскәннәрен кисеп ату эшләре кирәк булган саен, ел дәвамында башкарыла. Аннан аермалы буларак, яшәртә һәм формалаштыра торган кисү көздән – яфрак коелганнан алып язга кадәр, вегетация чоры башланганчы гына башкарыла.

Яшәртә торган кисү – яшь үрентеләрнең үсүен стимуллаштыру һәм яңа ябалдаш булдыру өчен кирәкле ботакларны тирәннән кисеп ату ул. Мондый эшкәртү үрентеләрен тиз җибәрә торган агачларга гына туры килә, мәсәлән, юкә, тирәк, тал, чәнечкеле чыршы. Формалаштыра торган кисү скелет ботакларының тигез урнашуы өчен, тамырга билгеләнгән форманы һәм биеклекне бирү өчен кирәк.

Киселгән агач кабат файдаланылырга мөмкин: калын ботакларны, гадәттә, кисеп алалар да полигонга алып китәләр, аның каравы нечкә ботакларны ваклап мульчировкага җибәреләр.

Ябалдашларны эшкәртү нәтиҗәләре инде берничә айдан яхшы күренә. Мәсәлән, узган елның февралендә Годовиков урамы, 2-нче йорт янындагы агачны кискәннәр иде. Барлыгы ярты ел эчендә ябалдаш якынча бер метрга үскән. Шундый ук үзгәрешләрне Побежимов урамы, 40-нчы йорт янында Чапаев урамы ягыннан күрергә була – эшкәртү агач ябалдашларын турайтырга, ботаклар үсешенә ярдәм итте, һәм бу язда Авиатөзелеш районы халкы яңартылган яшел үрентеле агачларны күрәчәк. Тулаем алганда, узган сезоннарда киселгән агачларның биеклеге ярты метрга кадәр артан.

Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты балансындагы бакчалар, парклар һәм скверлар территориясендәге яшел утыртмаларны карау «Горводзеленхоз» тарафыннан гамәлгә ашырыла. Районнарда исә рөхсәт документациясе булган һәм муниципаль контракт төзүгә конкурс узган подрядчылар шуның белән шөгыльләнә.

Юл буйлап үсә торган авария хәлендәге агачлар турында казанлылар район администрациясенә хәбәр итә ала. Әгәр авария хәлендәге агачлар урам-юл челтәреннән еракта үссә, кишәрлек милекчеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре агачларны тикшерәчәк һәм бәяләмә бирәчәк.

Барлык яңалыклар