Катнашу өчен алдан язылу кирәк.
Фото: Марат Мугинов
Шулай итеп, 23-нче июньдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова ТР Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе президенты Евгений Терентьев белән берлектә туры эфирга чыгачак. 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр алар татарстанлыларның кайда ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта алулары турында сөйләячәкләр, ә эфир тәмамлануга ук алдан язылган кешеләрне кабул итәчәкләр.
Туризм һәм җәйге сәламәтләндерү ялы мәсьәләләре буенча тематик кайнар линия атнасы тәмамланачак. Ул 25-нче июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Казанның Туризмны үстерү комитеты һәм «Лето» балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча республика үзәге вәкилләре катнашында узачак.
Кабул итүгә язылырга, мөрәҗәгатьне калдырырга яки өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон буенча ачыкларга мөмкин: +7(843) 238-10-00. Сорауларны шулай ук +7(987) 205-00-63, +7(800)201-16-00 WhatsApp номеры буенча («Минем депутат» порталы) һәм @tatarstan.er.ru электрон почтага җибәрергә мөмкин.