Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2022, 14:20

Казанда «Цифровиада» спорт-күңел ачу IT-фестивале узачак

Килүчеләрне ярышлар, күрсәтмә чыгышлар, лекторий көтә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июль). 23 нче июльдә «Урам» экстрим-паркында IT-белгечләр өчен «Цифровиада» спорт фестивале узачак. Спорт ярышлары, BMX буенча күрсәтмә чыгышлар, лекторийлар, уен зоналары, музыкаль төркемнәр чыгышлары һәм башка чаралар планлаштырылган.

Спорт өлеше ун ярыштан торачак: ике чакрымга йөгерү, спорт ориентирлашуы, стритбол, пляж волейболы, мини-футбол буенча турнир, самокат буенча мастер-класс, ГТО комплексы, йога, зумба һәм шахмат турниры.

Моннан тыш, IT-фестивальдә лекторий узачак, анда спорт, мотивация, спорт инновацияләре һәм башкалар турында берничә дискуссия оештырыла. Нәни катнашучылар өчен мастер-класслар үткәреләчәк, шулай ук аниматорлар да эшләячәк.

Фестиваль 9:00 сәгатьтә ачылыр дип көтелә. «Вконтакте» берләшмәсендә ярышларда катнашу өчен теркәлергә, шулай ук көн программасын һәм башка мәгълүматны белергә мөмкин.

Фестиваль башланырга бер атна кала мини-футбол буенча башлангыч турнир узачак, ә финал матчы 23 нче июльдә 11:00 сәгатьтә булачак. Беренче урын алучыларга җиңүчеләр кубогы һәм чараны оештыручылардан бүләкләр тапшырылачак.

Фестиваль Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар