В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4 нче февральдә узачак беренче чарада катнашучылар үз идеяләрен тәкъдим итә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). Февраль аенда Парклар һәм скверлар дирекциясе шәһәрлеләр белән ачык очрашулар уздырачак. Аларда паркларны карап тоту, җәйге чаралар программасы, урам сәүдәсе һәм Салават Күперендәге җәмәгать киңлегенең вакыйгалар тормышы турында фикер алышачаклар.
Беренче чара 4 нче февральдә Горки-Әмәт урманындагы «Дом» экоүзәгендә узачак. Катнашучылар паркларның торышы һәм тулылануы темасына чыгыш ясый яки дирекция эшен яхшырту буенча идеяләр тәкъдим итә алачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Чираттагы очрашуда – 9 нчы февральдә – киләсе җәйге сезон турында сөйләшәчәкләр. Быел чараларны оештыруга шәһәрлеләрне дә тартырга планлаштыралар, чарада алар үз идеяләре турында сөйли алачак.
16 нчы февральдә эшкуарлар белән традицион очрашу узачак, әмма ул яңартылган форматта булачак. Чарада урам сәүдәсе һәм сервислар үсеше турында фикер алышачаклар. Дирекция шулай ук паркларда 1 нче гыйнвардан старт алган партнерлыкның экологик программасын тәкъдим итәчәк.
Очрашулар сериясен Салават Күперендәге паркның мәдәни һәм вакыйгалар тормышы турында дискуссия тәмамлый. Район халкы дирекция белән таныша һәм экспертларга үз теләкләрен җиткерә алачак. Чара 28 нче февральгә планлаштырылган. Очрашулар турында нечкәлекләрне соңрак дирекциянең социаль челтәрләрендә бастырачаклар, дип хәбәр итә оештыручылар.