Ә Мирный поселогы каенлыгында электрон музыка сөючеләр өчен чара оештыру планлаштырыла
Фото: Марат Мөгыйнов
Аның сүзләренә караганда, тау чаңгысы спорты буенча турнир инде берничә атнадан узачак. Ул шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Иванов авышлыгында оештырылачак. Электрон музыка сөючеләр өчен чараны Мирный поселогы каенлыгындагы Сабантуй мәйданчыгында үткәрү планлаштырыла. «Барыбыз да яратып өлгергән әлеге мәйданчык быел яшьләрне җәлеп итүнең яңа урынына әверелер дип өметләнәм. Без музыкаль вакыйганың бер өлеше булырга әзер партнерларны, инвесторларны, иҗади индустрия вәкилләрен көтәп калабыз», – диде спикер.
Узган елда Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе тарафыннан 700 дән артык чара оештырылган, шуларның берсе – Бауман урамында Җиңү көнен бәйрәм итү. 30 меңнән артык кеше «45 нче ел җиңүчеләре» иммерсив тамашасында катнашкан, Матбугат йорты балконнарыннан балалар хоры чыгышын тыңлаган.
«Безнең ишегалды тавышы» конкурсына карата да кызыксыну зур булган. Аның финал өлеше шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә узган.
«Яңа елны без халык белән бергә матур итеп каршы алдык. Вахитов һәм Идел буе районнары яктылык иллюминацияләре һәм төрле фигуралар белән бизәлде. Барлыгы 27 район һәм ишегалды чыршы шәһәрчекләрендә 43 чара узды», – диде Альберт Салихов. Ул Горький исемендәге паркның яңартылган керү зонасы, Котельников скверы, Карл Маркс, Павлюхин, Вишневский һәм Николай Ершов урамнарында башкарылган эшләр буенча халыктан уңай бәяләмәләр керүен билгеләп үтте.
«Матур итеп бәйрәмчә бизәлгән районнар – эшмәкәрләребезнең дә казанышы, моның өчен без аларга рәхмәтлебез. «Яңа елча бизәлгән Казан» конкурсының барлык номинацияләрендә дә диярлек Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан биналар, рестораннар, кунакханәләр хуҗалары җиңүче булды», – дип искәртте чыгыш ясаучы.
Ул районнарда яшәүчеләрнең шәһәрне үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүенә дә тукталды. Мәсәлән, «Яшәү яме» актив озын гомер проекты кысаларында «Район патруле» дигән яңа юнәлеш барлыкка килгән, аңа 30 активист кушылган. Алар районнардагы проблемаларны ачыклыйлар һәм бу хакта администрациягә хәбәр итәләр.
Юлия Летникова