Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.05.2025, 12:51

Казанда инвалид балалар өчен җәйге лагерь сменалары уздырылачак

Алар Казанның өч инклюзив үзәге базасында оештырылачак

Җәйге чорда Казанның дүрт инклюзив үзәгендә, шул исәптән «Бергә» яңа инклюзив үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен лагерь сменалары узачак. Моннан тыш, балалар өчен «Глаголица» әдәби сменасына конкурс игълан ителгән. Җәйге сменалар һәм дәресләр программалары турында эшлекле дүшәмбедә «Игелекле Казан» АКбО директоры Татьяна Мерзлякова җентекләбрәк сөйләде.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Казанның инклюзив үзәкләренең мөһимлеген һәм аларга ихтыяҗ булуын билгеләп үтте, шулай ук балалар өчен инклюзив җәйге ял булдыру кирәклеген ассызыклады.

«Инклюзия төшенчәсе сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен файдалана алырлык булуның күп аспектларын үз эченә ала. Шул исәптән җәйге ял буенча да. Безнең инклюзив үзәкләргә ихтыяҗ зур булып чыкты, һәм бу сөендерми кала алмый. Элек күп вакытын өйдә үткәргән балалар хәзер шөгыльләнергә, социальләшергә, башка кешеләр белән аралашырга өйрәнә ала», – диде Рөстәм Гафаров.

Казанның дүрт инклюзив үзәге территориясендә 11 июньнән үзенчәлекле балалар өчен атналык көндезге сменалар оештырыла. Программада – белгечләр белән дәресләр һәм 9:00 дән 15:00 гә кадәр коммуникатив уеннар, шулай ук бушлай туклану. Дәресләр «Луч» инклюзив үзәгендә (Юдино микрорайоны, Ильич ур., 21), «Тылсым» үзәгендә (Ипподром ур., 18), «Крылья» үзәгендә (Голубятников ур., 24) үткәреләчәк.

Лагерь сменалары яңа «Бергә» инклюзив үзәгендә дә узачак, аны ачу 2025 елның сентябренә планлаштырылган. Җәй көне «Бергә» үзәгендә лагерь форматында адаптив физкультура, сынлы сәнгать, вокал һәм гитарада уйнау буенча иҗади дәресләр, рус ишарәләр теле курслары, логопедик төркемнәр һәм психологик гаилә клубы оештырыла. Үзәк Совет районы администрациясе һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә төзелә, дип хәбәр итте Татьяна Мерзлякова.

Ул шулай ук «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында «Восток» балалар сәламәтләндерү лагеренда 29 июльдән 7 августка кадәр 10 яшьтән 16 яшькәчә балалар өчен стационар смена узачагын билгеләп үтте. «Ял» үзәге ярдәмендә менталь тайпылышлары булган 60 бала җәйге лагерьга бара алачак. Моннан тыш, Биектау районында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ял көне сменалары эшли башлаячак. Программада – балык тоту, саф һавада уеннар, этләр белән дәресләр һәм башкалар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән иҗади балаларның 26-31 август көннәрендә «Адымнар» лагеренда узачак «Глаголица» инклюзив әдәби сменасында дөньякүләм танылган язучылар белән очрашу мөмкинлеге булачак. «Игелекле Казан» сайтында 12-17 яшьлек балалар өчен юлламаларга конкурс игълан ителгән, гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителәчәк.

Татьяна Мерзлякова билгеләп үткәнчә, «Игелекле Казан» проектының барлык җәйге сменалары инвалид балалар өчен бушлай. «Игелекле Казан»ның рәсми сайтында «Инклюзив җәй» өстәмә битендә (вкладка) язылырга мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.05.2025
Видеорепортаж
19.05.2025 10:09
Казанда инвалид балалар өчен җәйге лагерь сменалары уздырылачак
Барлык яңалыклар