Шәһәрдә 8 мең 300 яңа агач утыртылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Алинә Бережная). Казанда урамнарны яшелләндерү эшләре 100%-ка үтәлгән, шәһәрдә 8 мең 300 яңа агач утыртылган, 2 мең 600 агач күчереп утыртылган, авария хәлендә булган, шулай ук декоратив күренешен югалткан 1 мең агач киселгән. Бу хакта Казан Мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев белдерде.
Нигездә, агач утырту транспорт хәрәкәте интенсив булган урамнарда, шулай ук төп туристлык маршрутларында башкарыла. Шәһәрне яшелләндерү эшләре барышында шулай ук агач утырту өчен өстәмә урыннар да билгеләнде. Әмма кыенлыкларсыз булмады. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, авырлыклар тыгыз төзелеш белән бәйле булган, бигрәк тә шәһәрнең үзәк өлешендә, күп санлы коммуникацияләр һәм тар тротуарлар булу белән. Мәсәлән, Большая Красная урамында урнашкан Казан техник университеты бинасы районындагы тротуарда санкцияләнмәгән парковканы бетерү хисабына зур яфраклы агачлар утыртылган һәм алга таба парковканы булдырмас өчен куркынычсызлык киртәләре куелган җәяүлеләр зонасы барлыкка килде.
Шулай ук яшел реконструкция «Замбези елгасы» зооботаника бакчасына да кагылды. «Агымдагы елның язында периметр буйлап 319 эре үлчәмле биек ботаклы агач утыртылды, алар шәһәр мохитендә яхшы тернәкләнеп киттеләр», - дип билгеләп үтте И.Куляжев.
Казанда Әмәт магистрале авышлыкларын комплекслы төзекләндерү эшләре дә төгәлләнде. Участокта 2 меңнән артык эре үлчәмле агач, 1 мең 800 декоратив куак утыртылган, 3 мең квадрат метрдан артык мәйданда күпьеллык үсемлекләрдән чәчәк түтәлләре урнаштырылган. Яшел үсентеләрне саклау өчен, участокта автоматик су сибү челтәре салынган. Утыртылган үсемлекләр тәүлекнең караңгы вакытында декоратив яктырткычлар белән яктыртыла.
«Шәһәрне яшелләндерү экологик хәлне яхшыртырга, төзекләндерүнең дәрәҗәсен арттырырга һәм аның туристларны җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итә», - дип ассызыклады И.Куляжев. 2010 елдан 2020 елга кадәр Казанда 500 меңнән артык агач, 248 мең куак, 128 мең күпьеллык үсемлек утыртылган.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин ассызыклаганча, быел шәһәрне яшелләндерү буенча зур эш башкарылган, мондый реконструкция беренче тапкыр уздырыла, шуңа күрә барлык яшел үсентеләрне саклап калу мөһим. «Агачлар 70 урамда яңартылган, яшел каркас базасы күп елларга алдан салынган. Утырту материалы бик сыйфатлы, нигездә, эре үлчәмнәр кулланылган, хәзер барлык агачларны саклап калу мөһим. Подрядчылардан үсентеләргә аерым игътибар бирүләрен сорыйм, югалтулар процентын минимумга җиткерергә тырышырга кирәк», - диде Д.Калинкин. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, урамнарны төзекләндерү шәһәрнең барлык районнарында да уза, бу барлык аспектларга да, яшелләндерүгә генә түгел, юл өслегенә дә кагыла. «Бу юнәлештә без эзлекле рәвештә хәрәкәт итәбез, әле бөтен урамнарга да кермәдек, әмма эш дәвам итәчәк», - дип йомгаклады Д.Калинкин.