Хушлашу церемониясендә Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы
Җеназа гыйбадәтен Мәскәү Патриархиясе эшләре идарәчесе митрополит Воскресенский Дионисий җитәкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, митрополит Феофан барлык конфессияләр өчен дә үрнәк булды. «Владыка уникаль кеше иде. Хезмәт итү дәверендә ул мөселман өммәте белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Шулай ук владыка Феофанның «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысаларында безнең белән бергә башкарган эше турында әйтми булдыра алмыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты митрополит белән еш очрашуы турында сөйләде. Шулай итеп, соңгы очрашу вакытында владыка хезмәт тәмамланганнан соң республикада калырга теләк белдерде. «Мин без моңа чын күңелдән шат булачагыбызны әйттем. Әмма барысы да шулай булыр дип берәү дә уйламады», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Митрополит Феофан һәрвакыт Ватанга хезмәт итү үрнәге булачак, дип ассызыклады ТР Президенты. «Без һәрвакытта да митрополит, владыка Феофан турында истә тотачакбыз», – дип өстәде Р.Миңнеханов.
Митрополит белән хушлашырга Казанга Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәм РФ икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич килде.