В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов, Михаил Мурашко һәм Илсур Метшин катнашты.
Фото: Денис Гордийко
Михаил Мурашко ассызыклаганча, Марат Садыйков медицина үсешен бик анык сизгән. «Аның кыска гомеренә зур һәм җитди йөк төште. Пандемия чорында беренче пациентлар Казанда булды. Чынлыкта, беренче көннән көндәлек режимда без аның белән элемтәдә булдык һәм барлык механизмнарны ныклап өйрәндек һәм кулландык. Ул киңәшләр бирде, без белемнәребез белән уртаклаштык. Бу, чыннан да, уртак җитди һәм зур эш иде. Аның ныклы ышанычы һәм иң катлаулы ситуациядә дә үзен җыя белү сәләте безгә һәрвакыт ул хәлләрдән җиңүчеләр булып чыгарга мөмкинлек бирде», - дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковның республика патриоты, үз эшенең остасы булуын билгеләп үтте. «Соңгы елларда без зур проектларны бергәләп гамәлгә ашырдык. Федераль ярдәм дә зур булды, шул исәптән сәламәтлек саклау министрлыгыннан да. Без моны һәрвакыт истә тотабыз. Ләкин иң мөһиме – Марат Наил улы бик ышанычлы, ачык, конкрет кеше иде. Бигрәк тә пандемия чоры республиканың сәламәтлек саклау системасының ничек эшләвен күрсәтте. Мин чын күңелдән кайгы уртаклашам. Бу – зур югалту, аны мәңгегә хәтердә сакларбыз», - диде ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, республика медицинасында беренче зат буларак, Марат Садыйков зур күләмдә эш башкарды. «Кешеләргә хезмәт итү» дигән төшенчә бар, ул нәкъ менә медицина өлкәсе хезмәткәрләренә кагыла. Һәрбер җаваплы кеше, аеруча беренче затлардан булса, барысы өчен дә борчыла. Әлбәттә, бу катлаулы еллар Марат Наил улы сәламәтлегенә йогынты ясады. Бу безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Туганнарына һәм якыннарына сабырлык бирсен», - диде Минтимер Шәймиев.
Марат Наил улы Садыйков 1970 елның 27 нче гыйнварында Татарстан АССРның Буа шәһәрендә туа. 1993 елда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген Казан шәһәренең Республика медицина диагностика үзәгендә табиб-педиатр буларак башлый.
1993-1995 елларда Казан дәүләт медицина институтының поликлиник педиатрия кафедрасында клиник ординатура уза. 1996 елдан 2000 елга кадәр Казан шәһәренең 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенең Идел буе районы консультатив-диагностика үзәге баш табибы урынбасары булып эшли. 2000 елдан 2018 елга кадәр республика башкаласының эре медицина учреждениеләрен – «Онкология» шәһәр махсуслаштырылган медицина берләшмәсен, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсен җитәкли.
2018 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнә. Марат Садыйковның уңышлы хезмәте һәм һөнәри казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән.
Марат Садыйков 2023 елның 29 нчы гыйнварында 54 нче яшендә вафат булды.