Тантанада Рөстәм Миңнеханов, Алексей Песошин, Фәрит Мөхәммәтшин, Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин катнашты.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Татарстан Президенты узып баручы елга йомгак ясады, киләсе елга төп бурычларны билгеләде, республика директорлар корпусының төбәк алдында торган бурычларны хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте һәм ил җитәкчелегенә гражданнарга, система барлыкка китерүче предприятиеләргә, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка үз вакытында һәм масштаблы ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Узып баручы ел безнең өчен пандемия булу сәбәпле катлаулы булды. Безнең төп бурычыбыз – гражданнарыбызның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау. Табибларга һәм медицина персоналына фидакарь хезмәтләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә – санитар чараларны тәэмин итүләре һәм вакцинацияләүне оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүген залда республика медицина учреждениеләренең баш табиблары бар. Аларны бергәләп алкышлыйк», – диде Татарстан Президенты.
Нәтиҗә ясаганда, Рөстәм Миңнеханов, климат шартлары начар булуга карамастан, авыл хуҗалыгының уңышларын, шулай ук 12 милли проектны, 44 республика программасын һәм 6 дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен билгеләп үтте.
Республика башлыгы дәүләт премияләре һәм бүләкләрен тапшырды, шуннан соң «Ел җитәкчесе» премиясе лауреатлары игълан ителде. Лауреатларның тулы исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.