Һәлакәт нәтиҗәләрен юкка чыгаруга 43 коткаручы һәм 18 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь, Ксения Швецова). Бүген Татарстан башкаласында Казансу ярында нефть продуктларының агышын һәм аның нәтиҗәләрен бетерү буенча тактик-махсус өйрәнүләр узды. Өйрәнүләрдә «РегионСпас» һәлакәт-коткару оешмасының 43 хезмәткәре катнашты, 18 берәмлек махсус техника җәлеп ителде. Чараның төп максаты - стандарт булмаган хәлләр барлыкка килгән очракта коткару хезмәтләренең әзерлеген һәм оператив реакциясен тәэмин итү, дип билгеләп үтте Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.
«Без даими рәвештә төрле стандарт булмаган хәлләргә оператив җавап бирү өчен профилактик эш белән шөгыльләнергә тиеш. Шуңа күрә мондый өйрәнүләр үткәрү турында карар кабул ителде, - дип сөйләде Ф.Тимерханов. - Без бүген аларга «РегионСпас» структурасыннан коткаручыларны җәлеп иттек. Алар гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен мөмкин кадәр тизрәк һәм нәтиҗәлерәк бетерергә тиеш иде».
Өйрәнүләр сценарие буенча, нефть продуктлары булган машина юл-транспорт һәлакәтенә эләгә, нәтиҗәдә ягулык агып чыгып, елгага эләгә. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү операциясе ике этапка бүленгән иде, дип хәбәр итте «РегионСпас» һөнәри һәлакәт-коткару оешмасы командиры Кирилл Дмитриев.
«Беренче, төп этап - зыян күрүчеләргә ярдәм. Бүген бездә бер зыян күрүче бар иде, аны коткардылар, зарарлы зонадан чыгардылар, кирәкле ярдәмне күрсәттеләр, - дип аңлатты К.Дмитриев. - Икенче этап - ул агып чыккан урынны томалау һәм нефть продуктларын җыю». Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән бензовозга пневмобандаж - ягулыкның алга таба агуын булдырмау өчен басым астында кысыла торган махсус мендәр салынган.
Нефть продуктлары агышын туктату өчен коткаручылар сорбция ясау боннарын кулланган, юл өслегенә сорбент сибелгән, дип сөйләде «РегионСпас» командиры. Су өстендәге бон киртәләр нефть продуктларына елга үзәне буйлап таралырга мөмкинлек бирмәгән. Шулай ук бон киртәләре яр буе линиясе буйлап хайваннарның һәм кошларның яшәү зонасын саклау өчен урнаштырылган.
«Коткаручылар югары басымлы янгын мотопомпасы һәм янгын җиңсәләре ярдәмендә нефть тапларын бон киртәләренә таба ерагайттылар. Нефть продуктлары нефть җыйгычлы вакуум җайланмасы белән җыелган иде», - дип өстәде К.Дмитриев.
Вакыйга нәтиҗәләрен бетерү өчен өйрәнүләр барышында 45 минутка якын вакыт кирәк булды. Чынбарлыкта, дип билгеләп үтә белгечләр, агып чыккан ягулык күләменә карап, бу эш күбрәк вакыт алырга мөмкин.
«Без бу ситуацияне шактый кыска вакыт эчендә җиңә алдык. Шәһәребездә шундый югары дәрәҗәдәге белгечләр эшләве сөендерә», - дип билгеләп үтте Ф.Тимерханов. Аның сүзләренчә, ягулык салу станцияләренә зур куркынычсызлыкны тәэмин итү файдасына нефть продуктларын кертү кагыйдәләрен яңадан карарга кирәк. «Без мондый машиналарның хәрәкәт маршрутларын, аларның хәрәкәт итү вакытын алдан ук белергә тиеш, теләсә нинди штаттан тыш хәлләргә әзер булу һәм шәһәр өчен гарантияләнгән куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен».