Турнир “Спортив Казан” Спартакиадасы кысаларында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). Бүген, 13 ноябрьдә, Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә “Спортив Казан” Спартакиадасының теннис буенча ярышлары үтте. Турнирда муниципаль хезмәткәрләрнең 11 командасы катнашты.
Беренче урынны Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе алды. Икенче урын Тышкы төзекләндерү комитетында. Өченче урында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе командасы тора.