Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2020, 09:14

Казанда 2030 елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисади үсеше стратегиясе буенча ачык тыңлаулар узды

Стратегиягә үзгәрешләр декабрьдә Казан шәһәре думасы сессиясендә кабул ителәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Алинә Бережная). 2030 елга кадәр Казанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе буенча ачык тыңлаулар Мәгариф хезмәткәрләре йортында узды. Чара Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгений Лодвигова рәислегендә узды.

Фикер алышуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, стратегияне булдыручыларның берсе Владимир Грицких катнашты. Тыңлаулар Казан шәһәр Думасы депутатлары, Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шәһәр районнары администрацияләре, вуз студентлары һәм кызыксынучы казанлылар катнашында узды.

Илдар Шакиров Казанның 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясе уңышлы шәһәрләр тәҗрибәсенә һәм экспертлар фикеренә таянып, 2016 елның декабрендә кабул ителүен искәртте. «Стратегия кабул ителгәндә без аны гамәлгә ашыру механизмын билгеләдек, аның нигезендә өч елга бер тапкыр аңа төзәтмәләр кертү каралган. Бүген бу вакыт җитте», - диде Илдар Шакиров һәм барлык үзгәрешләр Казан шәһәре Думасының чираттагы сессиясендә депутатлар каравына кертеләчәк, дип өстәде.

Стратегиягә төзәтмәләр керткәндә катнашучыларның киң даирәсе фикерләре исәпкә алынды. Искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне җирле үзидарә органнарының рәсми порталында («Казан турында» бүлегендә) калдырырга мөмкин иде.

Икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева үз докладында билгеләп үткәнчә, кертелүче үзгәрешләргә карамастан, стратегиянең төп максаты һәм төп өч өстенлек - кеше капиталы, киңлек, икътисад һәм идарә үзгәрешсез кала. «2015-2016 елларда стратегияне эшләгән вакытта ук аңладык, бара торган геосәяси процесслар безне кыска сроклы чорда төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итәчәк, - дип ассызыклады Гүзәл Минһаҗева. - Республика өстенлекләрендә эшләп, Казан федераль өстенлекләрне тормышка ашыруга ярдәм итәргә тиеш».

Спикер күп күрсәткечләр буенча Казан үзенең планлы күрсәткечләрен узып китүен билгеләп үтте һәм ТР башкаласы 2030 елга ирешергә тиешле бурычларны әйтте. Әйтик, халыкның гомер озынлыгы 76 яшьтән алып 80 елга кадәр артырга тиеш, системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкның өлеше 50%-тан 63%-ка кадәр җитәргә тиеш. Моннан тыш, 2030 елга бер кешегә исәпләгәндә торакның гомуми мәйданы 33,7 кв.м тәшкил итәргә тиеш, агымдагы елда бу күрсәткеч 30,5 кв.м тәшкил итә.

Шул ук вакытта стратегиягә яңа юнәлешләр - цифрлы икътисад, цифрлы трансформацияне дә кертеп, мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм кадрлар әзерләү планлаштырыла. «Казан инновацион мәгълүмат технологияләрен алга сөрүче эре мәгариф үзәге булып тора, моңа реаль секторның цифрлы трансформациягә әзерлек дәрәҗәсе туры килергә тиеш», - дип билгеләп үтте спикер. Шулай ук пенсия реформасы өлешендә федераль закон үзгәрешләре пенсия алды яшендәге кешеләрнең мәшгульлеге мәсьәләләрен хәл итү һәм аларны яңадан әзерләү бүлегендә чагылыш тапты.

Владимир Грицких тормыш зур тизлек белән үзгәрә, димәк, стратегия вакыт белән янәшә атларга тиеш, дип ассызыклады. Ул үзгәрешләр керткәндә цифрлы икътисадка зур игътибар бирергә киңәш итте. «Цифрлы икътисад өчен цифрлы кадрлар кирәк, мин бу мәсьәләдә уку йортлары белән хезмәттәшлек итәргә киңәш итәр идем. Бик тиздән бүген популяр булган һөнәрләргә иртәгә ихтыяҗ булмаячак, балалар һәм аларның профориентациясе белән эшләргә кирәк», - дип билгеләде Владимир Грицких.

Евгения Лодвигова ассызыклаганча, дөньяның үзгәрүчәнлегенә карамастан, 2016 елда стратегиягә салынган барлык максатлар һәм өстенлекләр актуаль булуын дәвам итә. «Мин ул вакытта тыңлаулар уздыруыбызны, фикер алышуыбызны, экспертлар белән киңәшләшүебезне хәтерлим. Чыннан да, зур эш башкарылды, әмма без дөрес ориентирлар сайладык. Мин тагын бер тапкыр барлык төзәтмәләрне исәпкә алуны һәм инде декабрьдә Казан шәһәре Думасы сессиясендә бу үзгәрешләрне кабул итүне сорыйм», - дип йомгаклады Евгения Лодвигова.

Фоторепортаж
2030 елга кадәр Казанның социаль-икътисади үсеше стратегиясе буенча ачык тыңлаулар
Барлык яңалыклар