Турнирда 12 яшьтән 60 яшькә кадәр 30-дан артык спортчы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Казанда армия генералы, Советлар Союзы герое, һава-десант гаскәрләре белән идарә итүче Василий Маргелов хөрмәтенә пычак ыргыту буенча ачык республика ярышлары узды. Ярышлар хәрби-патриотик үзәктә - Киров районының 67-нче номерлы мәктәбендә узды.
Турнирда Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Самара, Тольятти һәм Ижау шәһәрләреннән 12 яшьтән 60 яшькә кадәр 30-дан артык спортчы катнашты. Балалар категорияләрендә Казан егетләре иң яхшылары дип табылды, дип хәбәр итә Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы.
«2019 елда пычак ыргыту рәсми спорт төре буларак танылды. Бу ярышлар Татарстанда беренче рәсми стартлар булды», - диде ТР спорт пычак ыргыту федерациясе президенты Александр Даренков.
Чараны оештыручылар - ТР пычак ату федерациясе, ТР Десантчылар берлеге һәм мәктәп администрациясе. Ярышлар Россия Хәрби сәнгать берлегенең ТР буенча филиалы ярдәмендә узды.