Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2020, 13:46

Яшьләр парламентына кандидатлар дебатларда катнашты

Алар мәгариф һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Кичә Казанның «Юлдаш» яшьләр үзәгендә Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламентына кандидатлар арасында дебатларның чираттагы туры узды. Анда булып узган онлайн-дебатларда сайлап алынган 8 иң яхшы спикер катнашты.

Дебатларда катнашучылар экспертлар сорауларына җавап бирделәр һәм «Яшьләрне социаль үстерү өчен яшьләр сәясәте кирәкми» һәм «Хәзерге дөньяда академик белем үз көчен югалтты» темасына үз позицияләрен белдерделәр.

Әлеге турда катнашучыларны сәламләү сүзе белән Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурсның оештыру комитеты рәисе, Казан шәһәр Думасының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Евгений Чекашов чыгыш ясады. Дебатлар экспертлары ролендә, Е.Чекашовтан тыш, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина һәм Казан шәһәре Думасы депутаты Динара Халимдарова чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, 27-31-нче август көннәрендә 150 кандидат өчен онлайн-дебатлар үткәрелде. Катнашучыларның барысы да 6-7 кешедән торган төркемнәргә бүленгән, аларның һәркайсында иң яхшы спикерлар билгеләнгән иде.

Казанның яшьләр парламенты 25 актив казанлыдан торачак, алар арасында предприятиеләрнең яшь лидерлары, иҗтимагый һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар вәкилләре, яшь эшмәкәрләр, югары уку йортларының һәм һөнәри белем бирү оешмаларының актив студентлары, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, иҗади яшьләр һәм башкалар бар.

Кандидатлар өчен ачык тавыш бирү «Ачык Татарстан» порталында (open.tatarstan.ru) башланды инде, ул 7-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Яшьләр парламенты - Казан шәһәр Думасы каршындагы даими эшләүче яшьләр органы, ул дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә тәкъдимнәр әзерләү һәм кабул итү процессында актив вәкилләр йөзендә яшьләрнең катнашуы өчен төзелә. Яшьләр парламентының вәкаләтләр чоры 2 елны тәшкил итәчәк.
Фоторепортаж
Казанда Яшьләр парламентына кандидатлар дебатлары узды
Барлык яңалыклар