Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2019, 17:23

Казанда коррупциягә каршы тематикага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены узды

Үзләренең белемнәрен «Заречье», «Яңа Юдино», Гагарин исемендәге сәламәтләндерү лагерьларында ял итүчеләр күрсәтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда коррупциягә каршы тематикага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены узды. Үзләренең белемнәрен «Заречье», «Яңа Юдино», Гагарин исемендәге сәламәтләндерү лагерьларында ял итүчеләр күрсәтте, интеллектуаль уен соңгысының территориясендә узды.

Уен башланыр алдыннан егетләрне Казанның Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы Елена Тощева һәм ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов сәламләделәр.

«Безнең җәмгыятькә алмашка киләчәк буын сәламәтрәк булыр дип ышанабыз. Без сезгә ватаныбызны ышанып тапшырачакбыз, һәм сезнең гаделрәк, яхшырак һәм игелеклерәк булуыгызны телибез», - дип мөрәҗәгать итте Елена Тощева бүгенге уенда катнашучыларга.

Салават Рәхимов, үз чиратында, мондый чараларны уздыру бик әһәмиятле дип ассызыклады. «Коррупция каршы көрәш белән шөгыльләнгәндә, иң мөһиме намуслылык, гаделлек, игелеклелек, максатчанлык һәм гаделлек тәрбияләү икәнен онытмаска кирәк. Мондый чараларны уздыру яңа буынны дөрес тәрбияләүгә ярдәм итәчәк: алар барышында яшьләр киләчәкнең нәкъ менә аларга, һәркемнең принципиаль позициясенә бәйле булуын аңлый», – диде ул.

Бүген интеллектуаль көрәштә 6 команда катнашты: өчесе – Гагарин исемендәге балалар лагереннан, икесе – «Заречье»дан һәм берсе - «Яңа Юдино»дан. Аларның һәркайсы составына 11-12 яшьлек 6 кеше кергән иде. Башта балалар коррупциягә каршы тематикага үз плакатларын тәкъдим иттеләр. Конкурста «Заречье» лагереннан «Лампочка» командасының «Бер ришвәт – ике җинаятьче» дигән эше иң яхшысы дип табылды. Аннары катнашучылар уен алдыннан – «Баш мие штурмы» режимында уйнап алдылар, коррупциягә каршы көрәш өчен илдә нинди чаралар үткәрергә кирәклеге турында идеяләр тәкъдим иттеләр. «Бәлки, бу тәкъдимнәрнең кайберләре тормышка ашырылыр», - дип билгеләде Елена Тощева.

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» катнашучыларына 24 сорауга (һәр таймда 12-шәр) җавап бирергә туры килде. Командага һәр бирем буенча фикер алышуга 1 минут вакыт бирелде. Сораулар безнең илдә һәм Европа дәүләтләрендә бүгенге көндә дә коррупциягә каршы сәясәткә кагылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, педагоглар бу темаларны алдан ук өйрәнгәннәр.

Сынау нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы көрәш темасында «Заречье» лагерыннан «Кәгазь пакет» командасы иң яхшысы булды. Алар 24 сорауның 16-сына дөрес җавап бирә алдылар.

Казанның Коррупциягә каршы эш һәм контроль идарәсе «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын инде өченче тапкыр уздыра. Элек мондый чараны мәктәпләрдә өлкән сыйныф укучылары арасында оештырдык. Е.Тощева сөйләвенчә, беренче уеннан соң Башкарма комитет бүлекчәсе хезмәткәрләре педагоглардан бик күп уңай фикерләр алган. Коррупциягә каршы сәясәт кебек катлаулы темага караш балаларны бик кызыксындыра һәм уңай нәтиҗә бирә.

Фоторепортаж
Казанда коррупциягә каршы тематикага «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены узды
Барлык яңалыклар