Стартка 40 тан артык бала чыкты, алар барысы да медальләр, дипломнар һәм призлар алды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Казанның «Триумф» спорт комплексында 26 нчы апрельдә «Үзеңне җиң» турниры узды. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм балачактан инвалид булган 40 тан артык бала катнашкан. Яшь спортчылар судагы бәйрәм партнерларыннан медальләр, дипломнар һәм призлар алдылар.
Күпчелек балалар бассейндагы стартларда беренче тапкыр катнашты, әмма балалар авырлыкларны җиңеп, финалга кадәр барып җиттеләр. Ярышлар йөзүчеләргә ярышларның атмосферасын, көндәшлек һәм дуслык рухын тоярга мөмкинлек бирде. Турнирда катнашу балаларны спорт белән шөгыльләнергә этәрәчәк, дип саный оештыручылар.
Ярышлар мәктәп-интернат укучыларын, «Триумф» спорт комплексы тәрбияләнүчеләрен, хәйрия фондлары тәрбияләнүчеләрен һәм 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге башка спортчыларны берләштерде.
Турнирның мактаулы кунаклары «Трамплин» хәйрия фонды президенты Эльвира Галләмова һәм Физик культура һәм спорт комитетының баш белгече Илнур Габделхаков булды.
Турнир «Трамплин» хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы эгидасы астында узды.