Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Ксения Швецова). Бүген Казанның Җиңү паркында Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы митинг узды. Анда хәрби бурычларын үтәгән солдатлар һәм офицерлар, республиканың иҗтимагый ветераннар оешмалары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, уку йортлары курсантлары һәм студентлары, шулай ук һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары катнашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының сугыш хәрәкәтләре ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы рәисе Иван Егоров, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов һәм башкалар катнашты.
2011 елдан башлап Россиядә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгару көнен рәсми рәвештә 15 февральдә билгеләп үтәләр - нәкъ менә шушы көнне 30 ел элек совет солдатлары белән соңгы колонна чикне кисеп, туган ягына әйләнеп кайта.
"Илнең барлык халкы өчен бу үзенчәлекле дата – дан көне, офицер бурычына тугры калган кешеләр турында искә алу көне, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Ләйлә Фазлыева. - Хөрмәтле дуслар, сугышта катнашучылар! Бүген бөтен ил сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган кешеләрнең батырлыгын зур хөрмәт белән искә ала.
Сез бүген сафта, актив хәрби кешеләр, республика яшьләренә патриотик тәрбия бирүдә катнашасыз. Сезгә үз мисалыгызда хәрби рух, кыюлык күрсәтүегез, безне күп кенә кеше сыйфатларына өйрәтүегез өчен рәхмәт".
Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына котлау сүзләре белән Кызыл Байрак югары хәрби команда училищесы начальнигы Кирилл Кулаков та мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Әфган сугышында катнашучыларның батырлыгы һәм ныклыгы үрнәге – үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш. "Бүген без кораллы көчләр һәм иҗтимагый оешмалар сафларында гына түгел, бөтен Россия күләмендә бәйрәм билгеләп үтәбез. Исән калган ветераннарга рәхмәт әйтәсем килә. Яшь буын сезгә тигезләнә!"- диде К.Кулаков.
Әфган сугышы елларында хәрби хәрәкәтләрдә Казаннан 2 меңнән артык солдат һәм офицер катнашты. Шуларның 34-е һәлак булган, 108-е яраланган. 275 казанлы "Батырлык өчен" һәм "Сугышчан казанышлар" медальләре, 93-е "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнде.
Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы Валерий Миронченко җыелганнарга ел саен митингта катнашучы ике бала Иван һәм Никита белән таныштырды. "Еллар узар, алар офицерлар булачак, ләкин сезне һәрвакыт истә тотачаклар, хөрмәтле ветераннар. Сугыш шундый эш: безгә куштылар - без үтәдек. Бу безнең уртак бурычыбыз иде, - диде ул. - Колонналарда, гомерләрен куркыныч астына куеп, матди чаралар, сугыш кирәк-яраклары ташыган шоферларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә. Очучыларга рәхмәт, чөнки вертолетлардан башка бер генә операция дә узмады. Алар турында еш онытылган һәм мина кырларын узарга ярдәм иткән саперларга. Башкаларга да рәхмәт. Бу вакыйгада катнашкан һәр кеше хөрмәткә лаек".
Ул шулай ук тиздән паркта урнаштыру планлаштырылган яңа һәйкәл әфганчыларның батырлыгын мәңгеләштерәчәк, дип билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, һәйкәлне Җиңү паркы территориясенә күчерү һәм аны киңәйтү турындагы карар әфганчылар мөрәҗәгатеннән соң барлыкка килде. Хәзерге вакытта сугышчы-интернационалистларга һәйкәл эскизы буенча фикер алышу һәм раслау эшен моның өчен махсус оештырылган республика комиссиясе алып бара, аңа сугышчы-интернационалистлар, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты вәкилләре кергән.
Бәйрәмнең иң авыр һәм дулкынландыргыч мизгелләреннән берсе һәлак булган солдат анасы Галина Кузьминична Епшанова чыгышы булды. "Галәм өчен 30 ел - аз. Ә кеше өчен бу бик зур тормыш кисәге. Бу вакыт эчендә сезгә бу тормышта нык торырга, сынамаска, балалар, оныклар тәрбияләргә туры килде, - диде ул. - 1989 елның 15 февралендә туган балалар бүген 30 еллыгын билгеләп үтә. Сезнең батырлыгыгыз булмаса, аларның бәхетле балачаклары булмас иде. Һәлак булучыларның әниләре, әтиләре, толлары, уллары, сезгә бөтен авырлыкларга бирешмәвегезне, бәхетле тормыш, балаларыбыз батырлыгына лаеклы өлеш кертүегезне телим".
Казан Югары Танк Команда-Кызыл байрак училищесының яшь курсанты Самат Закиров чыгышында да һәлак булучыларның истәлеге мәңгегә хәтердә калачак дигән сүз яңгырады: "1989 елда 700-дән артык хәрби хезмәткәр катнашкан, 9 елдан артык дәвам иткән сугыш тәмамланды. Россия анда 14 меңнән артык солдат һәм офицер югалткан. Без якыннарын югалтучылар белән булган югалтуларны уртаклашабыз, аларның батырлыгын һәм геройлыгын мәңге хөрмәт итәчәкбез", - диде ул. Бу сүзләрдән соң бер минут тынлык игълан ителде, ә аннары җыелучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Кызыл канәферләр салган кешеләр арасында Тверь өлкәсенең Удомля шәһәрендә яшәүче, Казанга кунакка килгән кешеләр бар иде. "Без бүген бирегә килмичә кала алмадык, бу һәр Россия кешесенең күңелендә чагылыш таба торган бәйрәм. Безнең арада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы кадетлары – үз иленә балачактан хезмәт итүче малайлар бар. Быелдан алар яшьармияга керде. Безнең өчен митингта катнашу бик мөһим иде", - дип сөйләде Казанга берничә көн элек килгән Татьяна Максимова.
Соңыннан митингта катнашучыларның барысы да кайнар чәй белән җылына һәм хәрби-кыр кухнясында әзерләнгән армия боткасын авыз итә алдылар.
Моның белән бәйрәм чаралары тәмамланмаячак: иртәгә, 16 февральдә, "Мәскәү" мәдәният үзәгендә концерт булачак, ә 19 февральдә "Пирамида" мәдәни - күңел ачу комплексында тантаналы кичә узачак һәм республика бүләкләре тапшырылачак.