Р.Миңнеханов татарстанлыларны С.Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залында котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Залда утыручыларны сәламләп, бәйрәм иленә тугры булган һәм аның иминлеген саклаучыларга, дәүләт азатлыгын һәм бәйсезлеген үз-үзен кызганмыйча яклаучыларга багышланганын билгеләп үтте. Республика башлыгы ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Бөек Ватан сугышы елларында 226 татарстанлы “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек булуын билгеләп үтте.
"Яшь татарстанлыларның Россия хәрбие югары исеменә лаеклы булулары шатлыклы, - диде Татарстан Президенты. - Безнең яшь ватандашларыбыз Преображение полкында, Кара диңгез флотында хезмәт итәләр. Хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булганнарга, күп милләтле илебез сагында торучыларга рәхмәт әйтәсем килә".
Чарада шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров һ.б. катнашты.