Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2025, 19:58

Казанда Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына игълан ителгән бәйгенең ярымфиналы узды

Казаннан һәм илнең башка шәһәрләреннән 30 кандидат шәһәрнең яшьләр мохитен үстерү буенча үз проектларын тәкъдим итте

Бүген Башкарма комитетта Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына игълан ителгән бәйгенең ярымфиналы узды. 275 гариза юллаучыдан ярымфиналга 30 кеше сайлап алынган – катнашучылар Казаннан, Орелдан, Мәскәүдән, Уфадан һәм башка шәһәрләрдән. Якын арада финал көтелә, анда Казан мэры җитәкчелегендәге жюри кандидатларга бәя биреп, иң яхшысын сайлап алачак.

Кадрлар сәясәте идарәсе фотосы

Проектларны яклаучыларга Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алиев җитәкчелегендәге жюри әгъзалары тарафыннан бәя бирелгән.

«275 гариза – безнең өчен бу рекорд. Дүрт ел элек узган конкурс белән чагыштырып караганда, катнашучылар саны буенча да, сыйфатта да үсеш күрәбез. Нәтиҗә сезнең алдагы этапларда үзегезне ничек күрсәтүегезгә бәйле булачак. Ләкин шуны әйтә алам, сез барыгыз да җиңүчеләр булып каласыз! Кырыс сынау аша үттегез һәм без сезнең күбегезгә командабызда төрле юнәлештә эш тәкъдим итәргә ниятлибез. Һәркемгә уңышлар телим!», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Булат Алиев.

Берничә сәгатькә сузылган ярымфинал вакытында катнашучылар яшьләр сәясәтен үстерү турында үз тәкъдимнәрен җиткерде. Мәсәлән, Казан Эчке Эшләр идарәсенең җәмәгать тәртибе бүлеге башлыгы Эмиль Хәмидуллин четерекле мәсьәләләр арасыннан яшьләрнең санкцияләнмәгән урам узышларын аерып күрсәтте. Аларга дөрес кисәтүләр ясалган очракта, тиз йөрергә яратучылар үзләре үк хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк һәм спортның бу төрендә үсә алачак, дип саный Эмиль Хәмидуллин.

Ә Орел шәһәреннән килгән катнашучы, яшьләр сәясәте муниципаль бүлеге башлыгы Елена Гадецкая Казанда яшүсмерләр эшен оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, яшәү урыны буенча каралган клубларның уңышлы үрнәк булуына басым ясады. «Әлеге бәйге – ил дәрәҗәсендә кадрлар сайлауның уникаль үрнәге. Мин Казанның яшьләр сәясәтен үстерүенә, инфраструктураның никадәр бай булуына сокланам – күпсанлы яшүсмерләр клубы, шәһәр читендәге лагерьлар, яшьләр үзәкләре», - дип фикерләре белән уртаклашты Елена Гадецкая, эшне яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен җиткереп.

Исегезгә төшерәбез, ачык конкурс Казан мэры Илсур Метшин карары буенча үткәрелә. Бу вазифага барлыгы 275 кеше теләк белдергән.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына ачык конкурсның ярымфиналында катнашучыларның географиясе бик киң. Кандидатларның күбесе – 72 проценты – Казанда яши. Әмма бәйгедә катнашучыларның географиясе Татарстан белән генә чикләнми. Аларның 17 проценты Россиянең башка шәһәрләреннән: Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Түбән Новгородтан, Пензадан, Самарадан. Кайбер гаризалар Себер шәһәрләре – Омск, Новосибирск, Нижневартовсктан юлланган. Исемлектә шулай ук Урал шәһәрләреннән – Магнитогорск, Екатеринбург, Пермь шәһәрләреннән алынган гаризалар да бар. Әлеге вазифага теләк белдерүчеләрнең калган 11 проценты республика чикләрендә – Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Татарстан районнарында яши. Катнашучыларның уртача яше – 36.

Бәйгедә катнашучылар арасында – яшьләр берләшмәләре лидерлары, банк, төзелеш һәм IT-өлкә вәкилләре, Россия тимер юллары, «Россия вертолетлары», «Сибур», «Газпром» белгечләре, шулай ук шәхси бизнес вәкилләре.

Студент яшьләр, иҗтимагый оешмалар, бергәлекләр һәм хәрәкәтләр белән багланышлар урнаштыру, булачак Комитет рәисенең бурычлары санала. Эшчәнлекнең төп юнәлеше патриотик тәрбия программаларын гамәлгә ашыру һәм волонтерлык хәрәкәтен үстерү белән бәйле.

Ярымфинал нәтиҗәләре буенча финалистлар сайлап алыначак. Конкурсның финалы Казан Ратушасында узачак. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына кандидатлар Казан мэры Илсур Метшин алдында үз проектлары белән чыгыш ясаячак.

Барлык яңалыклар