Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2019, 18:02

Казанда үзмәшгуль гражданнар өчен лекторий узды

Белгечләр лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрделәр, шулай ук рәсми бизнес алып бару мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Ксения Швецова). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Open Space Market фестивале кысаларында шәхси эшмәкәрләр өчен лекторий узды. Бизнесменнар профессиональ эксперт лекцияләрен тыңлап, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирделәр, шулай ук июнь азагында Казанда узачак масштаблы маркетка языла алдылар.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Эшмәкәрләр белән очрашу күргәзмә үзәгенең беренче павильонында узды, анда ике көн дәвамында – бүген һәм иртәгә – Open Space Market җәмәгать туклануы өлкәсендә креатив проектларны алга этәрү буенча зур фестиваль үткәрелә. Фестивальгә килгән шәһәрлеләр үзмәшгульләр өчен лекторийга кушыла алдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзмәшгульләр – эшчәнлектән табыш алучы физик затлар, аларның эш бирүчеләре юк һәм хезмәт килешүләре һәм гражданлык-хокукый характердагы килешүләр буенча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмиләр, ә аларның еллык кереме 2 млн 400 мең сумнан артмый. Икътисади үсеш комитеты мәгълүматларына караганда, бүген Казанда үзмәшгульләр саны 116,4 мең кеше тәшкил итә. Аларның күбесе - хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче гражданнар. Алар арасында – интернетта өйдән торып эшләүче, халыкка төзелеш, торак ремонтлау буенча хезмәт күрсәтүче, шәхси йөртүчеләр, программистлар, репетиторлар һәм башкалар.

Лекторий эшмәкәрләр сораулары белән башланып китте. Аерым алганда, алар һөнәри керемгә салым режимының үзенчәлекләре белән кызыксынды, үзмәшгульләр статусын ничек алырга мөмкин һәм нинди өстенлекләр бирүен сорадылар. Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы бар, аны кулланганда салым түләүченең салым органы белән турыдан-туры хезмәттәшлеге юк. Барлык процедуралар – теркәлүдән алып салым түләүгә кадәр – «Минем салым» мобиль кушымтасы аша гамәлгә ашырыла, дип аңлатты белгечләр. Теркәлү өчен бары кушымтаны күчереп алырга кирәк. Моннан тыш, салым режимы нинди дә булса хисапларны җибәрүне күздә тотмый, ә иминият керемнәрен түләргәме юкмы икәнен салым түләүче үзе хәл итә.

Сүз уңаеннан, бүген Татарстан территориясендә үзмәшгульләр сыйфатында 10 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 3804-е Казанда эшли. Соңгы айда рәсми рәвештә эшләргә карар кылган казанлылар саны 800 кешегә арткан.

Чара бизнесмен, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының төбәк вәкиле Айрат Галиуллинның лекциясе белән дәвам итте, ул Республикада гамәлдә булган үзмәшгульләр акселерациясе программасы турында сөйләде. «Без эшкуарларга үзмәшгульлек итү мөмкинлеген бирергә булдык. Бу статустан куркырга кирәкми. Без сезгә ярдәм итәргә әзер», - диде ул һәм үзмәшгульләрне программада катнашу өчен эшмәкәрләргә ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Шуннан соң лекция белән «Опора России» Татарстан төбәк бүлегенең Халыкара элемтәләр комитеты җитәкчесе Алсу Абдуллина чыгыш ясады. Ул очрашуда катнашучыларга кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм оештыру эшчәнлеге һәм формалары турында сөйләде.

Бүгенге лекторий программасында шулай ук банк җәмәгатьчелеге вәкилләре, Open Space Market Kazan директоры Юлия Турайханова, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил вәкиле Венера Камалова һәм башкалар чыгыш ясаячак. План буенча лекцияләр 19.00 сәгатькә кадәр барачак.

Очрашу кысаларында Казанда 29-нчы һәм 30-нчы июньдә Горки-Әмәт урманы территориясендә үткәреләчәк үзмәшгульләрнең масштаблы маркетында катнашырга теләүчеләрне теркәү үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Россия Федерациясенең өч субъекты (Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре) белән беррәттән яңа махсус салым режимын – һөнәри керемгә салым кертү буенча пилот проектында катнаша. Проектта үзмәшгуль гражданнар ирекле катнаша. Үзмәшгульләр сыйфатында шәхси эшмәкәрләр дә, яңа статуста махсус салым режимында сизелерлек өстенлекләр алып эшләячәк физик затлар да теркәлә ала. Әйтик, бу режимда салым ставкасы физик затларга хезмәт күрсәтү вакытында 4%-тан һәм юридик затларга 6%-тан артмый. Сүз уңаеннан, закон нигезендә, әлеге ставкалар якындагы 10 елда үзгәрмәячәк.

Фоторепортаж
Open Space Market кысаларында үзмәшгульләр өчен лекторий
Барлык яңалыклар