Конкурста Татарстанның 19 мәктәбеннән 44 солист һәм 2 ансамбль катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Казанда Д.Шостакович исемендәге II Республика фортепиано конкурсы узды. Чара 8-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә «100//Йөзләр» республика проекты кысаларында үтте. Конкурста 48 кеше - Татарстанның 19 мәктәбеннән 44 солист һәм 2 фортепиано ансамбле катнашты. Барлык катнашучылар да дипломнар, истәлекле билгеләр һәм татлы призлар алдылар. Моннан тыш, жюри әгъзалары катнашучыларга репертуар сайлау буенча киңәшләр бирде, дип хәбәр итәләр Мәдәният идарәсендә.