Уенны Казан Мэры Илсур Метшин карады
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь, Татьяна Марюхова). Бүген Казанның Үзәк стадионында «Бурмистровның дуслары» һәм FIGHT NIGHTS командалары арасында хәйрия матчы узды. Уенны карарга һәм яраткан спортчылар өчен җан атарга өч меңгә якын кеше килде. Тамашачы сыйфатында чарада ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Матчның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамланды. Шуннан соң пенальтилар сериясе узды, аның нәтиҗәләре буенча 3:2 исәбе белән FIGHT NIGHTS җиңү яулады. Спортчылар 45 минутлык ике тайм уйнады, ә алар арасындагы тәнәфестә яшь футбол сөючеләр өчен автограф-сессия үткәрелде. Уен катнашучылары открыткаларга һәм аларга балалар тапшырган әйберләргә имзаларын куйдылар.
Стадион трибуналарында иганәләр өчен qr-кодлар урнаштырылган иде. Җыелган барлык акчалар «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасына җибәреләчәк, ә аннан соң балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәге аша онкология авырулары булган балаларның гаиләләренә тапшырылачак.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр иткәнчә, матчны уздыру идеясе белән аңа Россия хоккейчысы Александр Бурмистров мөрәҗәгать иткән.
«Александрның җәйге каникул вакытында хәйрия матчы үткәрү идеясе бар иде. Без аның инициатив төркеме белән фикерләштек, үткәрү форматын билгеләдек һәм менә бүген бу вакыйганы үткәрдек. Бүген Казанда шундый игелекле спорт бәйрәме уздыруыбызга без бик шат», - дип сөйләде ул.
Спортчылар өчен җан атарга чакырылган тамашачылар гына түгел, ә матчта катнашучыларның коллегалары да килде. Җанатарлар төркемендә Россия теннисчысы Анастасия Мыскина бар иде.
«Саша Казанда шундый игелекле эш эшләргә теләвен әйтте, шуңа күрә мин баш тарта алмадым. Тенниска килгәндә, без Мәскәүдә мондый хәйрия чараларын еш үткәрәбез, чөнки мин анда яшим. Ләкин Мин Казанны яратам һәм бүген дә бирегә зур теләк белән килдем. Бүгенге көннең төп максаты – балаларга ярдәм итү», - дип уртаклашты ул.
Командаларда катнашучылар арасында Россиянең танылган спортчылары да бар иде. Мәсәлән, «Бурмистровның дуслары» өчен хоккейчылар Наил Якупов, Егор Яковлев, Алексей Кручинин, Григорий Панин, Александр Свитов, Евгений һәм Андрей Свечниковлар, Ярослав Альшевский, Артем Сергеев, олимпия чемпионы, чаңгычы Александр Легков, «Рубин» футбол клубының элеккеге сакчысы Олег Кузьмин, футболчы Евгений Черемисин, теннисчы Анастасия Мыскина, спорт комментаторы Денис Казанский һәм башкалар уйный.
Аларның көндәшләре Медиалиганың ике сезонында катнашучылар, Казахстанда халыкара турнир финалистлары булды. Икенче команда составына Россия футболы легендасы Роман Павлюченко, Россия көрәшчеләре Мариф Пираев, Алексей Махно, Артем Тарасов һәм башкалар керә.
Тамашачыларның берсе үзенең баласы белән Түбән Камадан Россиянең легендар спортчыларының уенын карарга килгән. «Бүген без Бурмистров командасы өчен җанатарга килдек. Мин бала белән озак вакыт Балалар клиник хастаханәсендә дәваландым. Шуңа күрә бүгенге матч безнең өчен бик мөһим. Мондый вакыйгаларны үткәрергә кирәк. Бу ысул белән хастаханәгә һәм кечкенә балаларга булышу бик яхшы, ә ата-аналарга үзләренең ялгыз түгеллеген һәм аларга ярдәм итүчеләр барлыгын аңлау», – дип уртаклашты ул.
Оештыручылар мондый матчлар яхшы традициягә әверелер, ә спорт бәйрәмнәренә барырга теләүчеләр саны артыр дип өметләнә.