Аларның бер өлеше ноябрь ахырында ук старт алды
Фото: «Мәктәп һәркем өчен» социаль ярдәм үзәге
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь). «Мәктәп һәркем өчен» социаль ярдәм үзәге Инвалидлар декадасына багышланган берничә чараны башлап җибәрде. Алар декада алдыннан ук старт алдылар. Бердәм грант эшчәнлеге кысаларында «Аутизм проблемалары үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Мәскәү шәһәре) интенсив блок оештырды.
27 нче ноябрьдә белем бирү программаларын яраклаштыру һәм шәхси маршрутлар эшләү буенча семинар узды. Чарада спикерлар булып «Аутизм проблемалары үзәге: мәгариф, тикшеренүләр, ярдәм, хокукларны яклау» коммерцияле булмаган автоном оешмасы президенты Екатерина Мень һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү буенча белгеч Юлия Преснякова чыгыш ясады.
28 нче ноябрьдә стратегик сессия узды, анда дүрт төбәк вәкилләре катнашты. 30 нчы ноябрьдә һәм 1 нче декабрьдә шәһәрнең Вахитов районындагы 1 нче һәм 51 нче мәктәпләрендә супервизияләр узды. Аутизм проблемалары үзәге белгечләре Ксения Хвостова һәм Валентина Минакова мәктәпләрнең ресурс-тьюторлык хезмәте белән эш алып бардылар. Шулай ук чараларга Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы шәһәрләреннән коллегалар килде.
Шуннан соң башка төбәкләрдән килгән делегация куратор-супервизорлар белән бергә ике мәктәпкә дә барды – тәҗрибә алмашынды, өч мәйданчыкта дүрт көн дәвамында узган төбәкара сессия оештырылды.
Белем бирү чаралары Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп – һәркем өчен инклюзив белем бирү урыны» проекты кысаларында узды. Анда директорлар, укытучылар, 1 нче һәм 51 нче мәктәп укытучылары, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, Казанның актив әти-әниләре һәм Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы коллегалары катнашты.
Арт-чаралар 1 нче декабрьдә 1 нче һәм 51 нче мәктәпләрнең ресурс сыйныфлары балалары өчен «Казан Кремле» музей-тыюлыгына экскурсияләрдән башланды. Мәгариф һәм инклюзив программалар бүлеге тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус тактиль программа эшләнгән.
2 нче декабрьдә Ленин исемендәге кинотеатрда «В гостях у детства» дигән адаптацияләнгән кино күрсәтү узган. 1 нче һәм 51 нче мәктәпләрнең ресурс сыйныф укучылары «Алтын тәлинкә» кинопремиясе каталогыннан «Время кино» партнерлык ярдәме кысаларында «Я в городе» социаль-коммуникатив клубы өчен «Школа для всех» үзәге катнашында (Президент грантлары фонды ярдәме белән) бирелгән анимацион фильмнар карадылар.
Кичә, 4 нче декабрьдә, 1 нче мәктәптә шулай ук «Киноклуб –ачышлар урыны» проекты кысаларында режиссер Наталья Омельченконың «Хочу туда» яңа кыска метражлы фильмы турында фикер алышу өчен кино дәресләре узды. Фильм җәмгыятьтә аутизмны аңлауның ничек сыйфатлы урнаштырылуына һәм ничек итеп без үзенчәлекле балаларны интеграцияләргә ярдәм итә алуыбызга мисал булып тора.
Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне, 9 нчы декабрьдә, 13:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Хочу туда» фильмын күрсәтәчәкләр. Керү ирекле. Чара шулай ук Инвалидлар декадасы кысаларында узачак. Программада: фильм режиссерының видео мөрәҗәгате, фильмны төшерү тарихы, бэкстейдж (актерлар үз рольләренә ничек әзерләнгәннәр, һәм кадр артында нәрсә калган), фильмны Лия Гыйльметдинова белән анализлау. Шулай ук психолог Мира Маннапова белән «Типик булмаган тәртипне психологик тикшерү» темасына дискуссия планлаштырылган.