Анда 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге республика һәм шәһәр халкы катнаша.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Конкурс һәр балага үзен күрсәтергә, сәләтләрен һәм талантын ачарга, шулай ук сәнгати-эстетик зәвыкны, фантазияне һәм образлы фикерләүне үстерергә мөмкинлек бирә.
Балалар бәйгедә төрле яшь категорияләре буенча катнашалар: 5 яшьтән 6 яшькә кадәр, 7 яшьтән 9 яшькәчә, 10 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 18 яшькә кадәр.
«Без конкурсны инде 15-нче тапкыр уздырабыз, бу ел саен үткәрелә торган чара, - дип сөйләде «Шарм» сәнгать үзәге директоры урынбасары Светлана Бокова. - Быел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә барлык сайлап алу этаплары онлайн-режимда узды. Хәзер конкурсның ярымфиналы башлана, анда шулай ук онлайн режимында компетентлы жюри финалга узачак катнашучыларны сайлап алачак. Ярымфиналга бездә быел 40-лап кеше узды».
Конкурсның финалы Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, дип планлаштырыла, әмма эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә аның онлайн-режимда узуы да мөмкин, дип өстәде С.Бокова. Чараның төгәл датасы әлегә аныклана, аның турында казанлыларга соңрак хәбәр итәчәкләр.
Финалда конкурсантлар жюри хөкеменә стильле-спорт образын (футболка яки топ, юбка яки шорты һәм аксессуарлар), фантазияле киемнәр һәм кичке киемнәр тәкъдим итәчәк.
Конкурс йомгаклары буенча жюри төп һәм өстәмә номинацияләрдә җиңүчеләрне билгели: « Фотоконкурс», «Иң яхшы портфолио», Видеоблогер», «Иң яхшы иҗади номер». Җиңүчеләр конкурс партнерларыннан бүләкләр алачак.
Оештыручылар булып мәгариф идарәсе һәм «Шарм» сәнгать үзәге тора.