Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2019, 11:05

Казанда елга, күл һәм ермак акваторияләрен чүп-чардан чистарту эшләре бара

«Горводзеленхоз» белгечләре Кабан, Болак һәм Казансу яр буйларын чистарткан инде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Казанда, шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында, гадәттәгечә, сулыклардан – елгалардан, күлләрдән, ермаклардан чүп-чар җыю эшләре бара. Бүген «Трест«Горводзеленхоз» муниципаль унитар оешмасы белгечләре Кремль яр буенда урнашкан мәйданда Казансу елгасын чүп-чардан чистарталар. Татарстан башкаласының барлык су объектларын 20 көн эчендә чистарту планлаштырыла.

«Горводзеленхоз»ның Казан акваторияләрен чистарту өчен җаваплы баш инженеры Радик Саттаров сөйләгәнчә, бүген көн дәвамында Кремль яры буенча «Казан» милли-мәдәни үзәгенә кадәр су киңлеген чистарту планлаштырыла. Чүп-чарны җыештыруга 10 кеше, 2 көймә, «КАМАЗ» автомобиле һәм КСБ автокраны җәлеп ителгән, ул судан чүп-чарны ала һәм чыгара.

«Көн дәвамында акваториянең һәр мәйданыннан «КАМАЗ» тулырлык чүп-чар җыела. Гадәттә, бу шешәләр, пластик, пенопласт; бүрәнәләр йөзеп килә, пакетлар күп. Сезонлы чистарту чорында без 13 «КАМАЗ» тирәсе чүп җыябыз», - дип аңлатты Р.Саттаров.

Алдагы көнне эшчеләр Кабан күле һәм Болак ермагы акваторясен җыештырдылар, иртәгә «Локомотив» пляжы акваториясен чистарту планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча язгы икеайлык 1-нче апрельдә старт алды һәм 31-нче майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә шәһәр халкы парклар, скверлар, ишегалларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне җыештыру акцияләрендә катнаша алачак, ә 20-нче апрельдә исә шәһәркүләм өмәгә кушыла алачак.

Халыкка күпләп җыештыруга чыгу өчен барлыгы 80-нән артык урын оештырылачак. Өстәвенә, кайбер территорияләрдә өмәнең традицион форматы планлаштырылган, ә кайберләрендә - квест һәм экойөгереш рәвешендә. Барлык теләүчеләр дә май бәйрәмнәренә шәһәрне тәртипкә китерүдә ярдәм итә алачак.

Язгы икеайлык чаралары шәһәрне чүп-чардан һәм кыш буена җыелган пычрактан чистарту һәм җәйге сезонга әзерләү өчен ел саен үткәрелә. Эшләрнең төп өлешен торак коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәсендә эшләүче подрядчы оешмалар башкара ,бу төрле торак идарәче компанияләре һәм муниципаль юл предприятиеләре. Гадәттәгечә, шәһәр иҗтимагый киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала.

Фоторепортаж
Казанда елгалар, күлләр һәм ермак акваторияләре чүп-чардан чистартыла
Видеорепортаж
19.04.2019 11:08
Казанда елгалар, күлләр һәм ермак акваторияләре чүп-чардан чистартыла
Барлык яңалыклар