Бер ай эчендә проектта катнашучылар элмәк җыярга һәм исәп-хисап ясарга, «бактус» модалы яулыгы, башлыклар һәм оекбашлар бәйләргә өйрәнәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Казанда «Бәйләү мәктәбе»нә яңа төркем туплана. Бушлай дәресләр бәйләүнең нигез күнекмәләренә ия булган яки үз белемнәрен яңартырга теләүче төрле яшьтәге хатын-кызлар өчен оештырыла.
Дүрт атналык курс июнь аенда башлана, дәресләр пәнҗешәмбе көннәрендә - 6-нчы, 13-нче, 20-нче, 27-нче июнь көннәрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр барачак. Бу вакыт эчендә проектта катнашучылар бәйләү теориясе белән танышачаклар, элмәкләр җыярга һәм исәп-хисап ясарга, «бактус» модалы яулыгы, башлыклар һәм оекбашлар бәйләргә өйрәнәчәкләр. «Бәйләү мәктәбенә» әлегә кадәр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм «40 игелек элмәге» халыкара клубы тарафыннан оештырылган проект кысаларында үткән курсларны узмаган пенсионерлар, күп балалы әниләр һәм башка теләүчеләр языла ала.
Бушлай дәресләр Гаврилов ур., 22 адресы буенча урнашкан «Лада» яшүсмерләр клубында узачак. Телефон аша алдан язылу мәҗбүри: (843) 236-65-61. Катнашучылар курска үзләре белән бәйләү энәләре һәм җеп алып килергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, апрельдән башлап энәләр һәм ыргак белән бәйләү буенча бушлай курсны 30-лап кеше узды инде.