В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Заречье» лагеренда автоинспекторлар «Иминлек лабораториясе» чарасын үткәрделәр
Фото: Денис Гордийко
Казан буенча ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәтендә ачыклаганча, стендлар, өстәл-макет белән җиһазландырылган мәйданчыкта балалар, юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренең катлаулы моментларын үзләштереп, укулар узган. Моннан тыш, балалар ике тәгәрмәчле транспортның техник үзлекләрен өйрәнгәннәр һәм велосипедчылар ясаган иң киң таралган хаталарны анализлаганнар.
Казанның соңгы җиде аенда балалар катнашында 81 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 87 балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 87 җәрәхәтләнгән баланың 49 ы авыр җәрәхәтләр ала (баш мие җәрәхәте, баш мие ябык җәрәхәте, баш мие селкенүе, сыну очраклары), 38 е – тәннең төрле өлешләрендә җәрәхәтләр һәм сыдырылулар.