Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). 27-нче сентябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, бераз яңгыр һәм юеш кар явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 1-3 градус җылы, көндез 7-9 градус җылы булачак.
Шулай ук республиканың күпчелек районнарында да яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә +4-тән -1 градуска кадәр, көндез +5-тән +10 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.