В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы 2-нче июльдә +23-25 градусны тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). 2-нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә - 1-нче июль кичендә һәм 2-нче июль көнне көндез яңгыр, җилнең секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе белән яшен көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булачак. Төнлә һава температурасы 10-12 градус, көндез 23-25 градус җылы булачак.
Республикада шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һаваның минималь температурасы плюс 8-13 градус тәшкил итәчәк. Көндез максималь һава температурасы - 20-дән 25 градуска кадәр югары булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.