В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәйданчыкларның эше 11-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). 28-нче августта Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Алар 5 мәйданчыкта 6:00 сәгатьтән эшләячәк.
Ярминкә мәйданчыкларында яшәүчеләр продукцияне арзан бәяләрдән сатып ала алачак. Мәсәлән, суган һәм чөгендер – 1 кг өчен 15 сум, бәрәңге – 1 кг өчен 20 сум, кишер – 1 кг өчен 30 сум, кәбестә – 1 кг өчен 25 сумга сатылачак.
Мондый форматтагы сәүдә 11-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ул вакытта традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак.