В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада 6,5 тонна бәрәңге, 8,6 тоннадан артык кәбестә һәм 3,5 тоннадан артык кишер кайтарылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 14-нче августта Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Алар 5 мәйданчыкта 6:00 сәгатьтән эшләячәк.
Продукцияне арзан бәядән тәкъдим итәчәкләр. Суган һәм чөгендер килограммы 15 сумнан, бәрәңге – 20 сумнан, кишер – 30 сумнан, кәбестә – 25 сумнан сатылачак. Узган атнада казанлылар өчен 6,5 тонна бәрәңге, 8,6 тоннадан артык кәбестә, 3,5 тоннадан артык кишер, 5,2 тонна суган, 3,5 тоннадан артык чөгендер һәм 6 тонна томат кайтарылды.
Сәүдә мәйданчыклары адреслары
Авиатөзелеш районы – Дементьев урамы, 7-нче номерлы йорт янында;
Киров районы – Батыршин ур., 20-нче номерлы йорт янында;
Яңа Савин районы – Академик Лаврентьев урамы, 10-нчы номерлы йорт янында;
Идел буе районы – Ю.Фучик урамы, 72-нче номерлы йорт янында;
Совет районы – Липатов урамы, 7.
Мондый форматтагы сәүдә яшелчә продукциясенә бәяләрне тотрыклыландырганга яки агымдагы елның 11-нче сентябренә кадәр дәвам итәчәк, ул чакта традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак.