В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләге булганнар азык-төлек, гигиена чаралары, кием-салым тапшыра ала
Фото: Денис Гордийко
Азык-төлек, гигиена чаралары һәм кием-салымны атнага алты көн кабул итәләр. Дүшәмбедән җомгага кадәр җыю пунктлары 9:00 дән 18:00 гә кадәр, ә шимбә көннәрендә 9:00 дән 14:00 гә кадәр эшли. Эш Башкарма комитет структуралары көче белән волонтерларны җәлеп итеп оештырылган.
Гуманитар ярдәм җыю пунктларының адреслары:
«Алга» яшьләр (яшүсмерләр) клубы (Мәүлетов ур., 21);
«Арена» яшьләр (яшүсмерләр) клубы (Симонов ур., 6);
«Импульс» яшьләр (яшүсмерләр) клубы (А.Арсланов ур., 11);
«Лада» яшьләр (яшүсмерләр) клубы (Гаврилов ур., 22);
«Баско» СК (Халтурин ур., 3);
«Мотор» СК (Ленинград ур., 26);
«Ак Бүре» УСК (Ваһапов ур., 17а);
«Золотая шайба» СК (Гаврилов ур., 48а);
«Ватан» СК (Чуйков ур., 8);
«Форвард» СК (Химиклар ур., 40);
Бокс һәм өстәл теннисы үзәге (Фәйзи ур., 2а);
«Локомотив» стадионы (Футбол ур., 1);
«Тасма» (Гагарин ур., 56);
Үзәк стадион (Ташаяк ур., 2а);
«Ракета» стадионы (Стадион ур., 1а);
«Хезмәт резервлары» стадионы (Ершов ур., 7);
Курск ур., 10б адресындагы пункт.
Теләге булганнар озак саклана торган азык-төлек товарлары, мәсәлән, консервалар, пакетлы чәй, эри торган каһвә, ультрапастеризацияләнгән һәм коры сөт, макарон эшләнмәләре, ярмалар һ.б. китерә ала. Гигиена чаралары буларак теш пастасы һәм щеткалар, шампунь, бәдрәф һәм кер сабыннары, кырыну өчен пена, кер юу порошогы, бәдрәф кәгазе кабул ителә.
Шулай ук кирәкле әйберләр исемлегендә курткалар һәм пуховиклар, аяк киеме, футболкалар, флис тельняшкалар, термобелье, трико, оекбашлар, перчаткалар, бияләйләр, башлыклар һ.б. бар. Шәһәрлеләр батарейкалар, энә һәм җепләр җыелмалары, фонарьлар, савыт-саба, канцелярия товарлары, туристик пенкалар, рюкзаклар һәм термослар китерә ала. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Гуманитар йөкләрне җыю һәм комплектлауның бердәм ноктасы булып Горький шоссесы, 53а адресы буенча урнашкан 800 кв.м мәйданлы склад тора.