В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 28 февральгә кадәр кабул ителә
«Иске шәһәр» префектурасы фотосы
5 июньдә Казанның Иске Татар бистәсендә Идел буе халыкларының әкияти фольклоры темасына багышланган «Манзара» урам биюе һәм театрының беренче фестиваль-бәйгесе уздырыла. Шәһәрнең тарихи үзәгендә иң яхшылар исеме өчен бөтен Татарстаннан 500 катнашучы көч сынашачак. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 28 февральгә кадәр кабул ителә.
Фестиваль көнендә Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамында урнашкан, һәркайсының үз тарихы булган һәр нокта: Күнче урамы, Шиһабетдин Мәрҗани йорты, Зәйни Солтан скверы, «Казан манзарасы» арт-объекты янындагы сәхнә, сәүдәгәр Муллин йорты, җәяүлеләр йөри торган Каюм Насыйри урамы («Әл-Мәрҗани» исемендәге беренче Җәмигъ мәчете каршындагы территория) җанланачак.
«Вакыйга Иске Татар бистәсенең тарихи объектларын өйрәнүгә җәлеп итеп, урам сәнгатенең заманча формаларын һәм Идел буе халыкларының һәм татарларның бай халык мәдәнияте традицияләрен берләштерәчәк», - дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте.
Фестивальдә театр һәм хореография коллективлары, шулай ук бөтен Татарстан буенча аерым чыгыш ясый торган артистлар катнаша ала. Җиңүчеләр 10 яшьтән 14 яшькә кадәр, 15 яшьтән 18 яшькә кадәр, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә җиде номинация буенча билгеләнә. Алар арасында – татар халык стилендә урам биюе, Идел буе халык биюе, театральләштерелгән хореографик куелыш, моноспектакль, театральләштерелгән тамаша, курчак театры һәм мюзикл төрләре.
Иҗади номерларга хореография һәм театр сәнгате өлкәсендәге белгечләр, ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклеләре, театр һәм хореография юнәлешендәге кафедралар доцентлары, педагоглар, медиашәхесләр, телешоу катнашучылары бәя бирәчәк.
«Манзара» фестивале кысаларында шулай ук эшләнмәләр, сувенирлар, агросәнәгать продукциясе, матбугат басмалары күргәзмә-ярминкәсе, милли стильдә һәм Идел буе халыкларының әкиятләре темасына фотозоналар оештырыла.
Фестивальдә катнашу өчен гариза тутырырга кирәк.
Проект физик затлар арасында балалар һәм яшьләр өчен республика грант конкурсы кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Алдарак Казанның Спорт сараенда 4–8 февраль көннәрендә халык куллану товарлары ярминкәсе – «Муллык/Изобилие» дип аталган милли сәүдә фестивале узачагы хакында хәбәр ителгән иде. Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, ювелир, халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен, бизәнгечләр тәкъдим итә торган нокталар эшләячәк.