В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моңа кадәр тыю 5-нче апрельгә кадәр гамәлдә булган иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Алсу Сафина). Казанда коммуналь ресурсларны планлы сүндерүне тыю дәвам итә, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә йогынты ясамый торган планлы ремонт эшләре туктатылды. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабы утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, элек тыю 5-нче апрельгә кадәр гамәлдә булган иде, әмма эшләми торган көннәрне, суны һәм электрны планлы сүндерү режимын озайту белән бәйле рәвештә элеккечә тыела.
И.Гыйниятуллин шулай ук 2-нче апрельдә шәһәрнең Идел буе районындагы Салмачы, Вишневка торак массивлары берничә сәгатькә сусыз калуы турында сөйләде. Бу 400 мм диаметрлы суүткәргечтәге авария белән бәйле булган. «Водоканал» МУП аварияне бетергән. «Халыкны су белән тәэмин эше оештырылды, су белән тәэмин ителеш шул ук көнне яңартылды», - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. «Коммуналь челтәрләр эшендә башка тоткарлыклар булмады», - дип өстәде ул.