В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фильмны оештыруда Серафим Саровский мәхәлләсенең якшәмбе мәктәбе каршындагы «Сказ» театр студиясе катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Казанда «Мин әле үләргә теләмим» фильмын бушлай күрсәтү циклы дәвам итә. Кинотасма Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулуга багышланган, ул 872 көн дәвам иткән һәм герой-шәһәр кешеләре турында сөйли.
Якындагы сеанслар 30-нчы гыйнварда 13.30 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә (Карл Маркс ур., 26) һәм 1-нче февральдә 15.00 сәгатьтә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов ур., 2а) узачак. Керү ирекле, фильм 80 минут барачак.
Фильмны оештыруда Серафим Саровский мәхәлләсенең якшәмбе мәктәбе каршындагы «Сказ» театр студиясе катнашты, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте.