Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.06.2020, 10:16

Казанда Петропавлов соборы фасадын реставрацияләү дәвам итә

Хәзер тышкы реставрация эшләре - түбә һәм су үткәрү системасын алыштыру, фасадны һәм иконаларны реставрацияләү алып барыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Казанда федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында - 1723 елда нигез салынган Петропавов соборында реставрация эшләре дәвам итә.

Хәзер тышкы реставрация эшләре - түбә һәм су үткәрү системасын алыштыру, фасадны һәм иконаларны реставрацияләү алып барыла.  «Түбә буенча зур эш башкарылды, бөтен материал сатып алынды. Озак вакытка эксплуатацияләү өчен, эшләр бакыр һәм лак буяу материаллары кулланып алып барыла. Шулай ук түбәндәге югалган элементлар реставрацияләнә һәм яңартыла», - дип сөйләде Казан епархиясенең баш инженеры Михаил Федотов. Аның сүзләренә караганда, түбә эшләрен июль аенда тәмамлау планлаштырыла.

Фасадларны реставрацияләү соңгы катламнарны чистартуны, аерым ңлементларны структуралаштыруны, архитектур декорның югалган элементларын торгызуны, тарихи һәм архив мәгълүматлары буенча күп төсле буяуны үз эченә ала. Эш графигы буенча 2020 елның октябрендә тәмамлау планлаштырыла.

Бер үк вакытта сәнгати реставрация остаханәсендә фасад иконаларын торгызу эшләре алып барыла. «Моның өстендә әлеге юнәлештәге иң яхшы белгечләр эшли. Иконалар XIX һәм XX гасырларда күп тапкырлар реставрацияләнгән, шуңа күрә хәзер торгызу аларның башлангыч төрләренә юнәлдерелгән. Ә кайбер иконалар XVIII гасырдан бирле сакланган. Югалган сурәтләр буенча безне сәнгать белгечләре консультацияли, ә реставраторлар аларны XVIII гасыр аналоглары буенча торгызалар. Иконаларны реставрацияләү эшләре 2020 елның сентябрендә төгәлләнергә тиеш. Шул ук вакытта соборның фасадлар буенча сигезле кыры һәм дүртле кыры үз урыннарына кайтачак», - дип сөйләде баш епархиаль инженер.

Петропавлов соборы интерьерларын реставрацияләү буенча проект эшләре агымдагы ел башында тәмамланды. РФ Мәдәният министрлыгы быел июль аенда планлаштырылган собор эчендәге эшләрне финанслауны башлап җибәрде. Шулай ук декоратив капкалы собор коймасы да төзекләндереләчәк.

Моннан тыш, беренче чираттагы авариягә каршы эшләр проекты һәм чаң сугу манарасын реставрацияләү проекты башкарылган. Республика хакимиятләре ярдәме белән Петропавлов соборы территориясен төзекләндерү проекты барлык тышкы челтәрләрне алыштырудан башланган. Соборның архитектур төнге яктырткычын һәм чаң сугу манарасын торгызу мәсьәләсе аерым хәл ителә.

2023 елда Петропавлов соборына нигез салуның 300 еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Әлеге вакытка бу объектта барлык эшләрне этаплап төгәлләү планлаштырыла. Проект «Россия мәдәнияте» максатчан программасы кысаларында һәм региональ бюджеттан финанслана, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Барлык яңалыклар