Казанда 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча
онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Казанның 32 паркы һәм скверының берсе өчен үз тавышыңны 12 июньгә кадәр калдырырга мөмкин. Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында үткәрелә.
Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк булган барлык татарстанлылар да катнаша ала, яраткан җәмәгать урыннары өчен үз тавышларын ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында бирергә мөмкин.
Тавыш бирүдә форматлары һәм функционалы белән аерылып торган төрле иҗтимагый киңлекләр тәкъдим ителгән. Алар арасында Дәрвишләр бистәсендәге скейт-парк, Тәбриз скверы, Яңа Савин районында Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүчеләргә багышланган сквер, шулай ук татар шагыйре фронтовик Фатих Кәримгә һәйкәл ачкан «Молодежный» скверы бар. Өстәвенә, тавыш бирүдә әле төзекләндерелмәгән Совет районындагы Нокса урманы һәм Вахитов районындагы Түбән Кабан күле яр буендагы өченче чират тәкъдим ителгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шул ук тавыш бирүдә казанлылар киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына өстенлекле керү мөмкинлеге алачак үз ишегалдын сайлый, шулай ук шәһәр киңлекләрен үзгәртү турындагы фикерен калдыра һәм берничә сорауга җавап бирә ала.