Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар). Казанда Башкарма комитетының сукбай этләрне аулау буенча Торак-коммуналь хуҗалык комитетының кайнар линиясе эшләвен дәвам итә. Узган елның июль аеннан кайнар линия эшләгән вакытта халыктан 3,2 меңнән артык гариза кабул ителгән. Бу елның башыннан сукбай этләрне аулау буенча кайнар линиягә 350-гә якын гариза
килгән. Тотылган этләрне төрле авырулардан вакциналаштыралар, дегельминтизация үткәрәләр һәм стерильләштерәләр, ә аннары элеккеге яшәү урынына чыгаралар.
Йортсыз хайваннар турында 7(843) 222-04-44 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы үзенә «Зооцентр»дан хайван ала ала. Быел казанлылар өйләренә 10 этне алып кайткан. 2021 елда «Зооцентр»ның 406 эте шәһәр халкы ярдәме белән
гаиләле булган. Казанлылар бер этне Яңа ел бәйрәмнәре вакытында алып киткән.