В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлның машина йөрү өлеше 2020 елның 20-нче маена кадәр ябык булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Казанда Малая Красная урамы буенча транспорт хәрәкәтен чикләү вакытын озайттылар. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
2020 елның 20-нче маена кадәр Малая Красная урамы буенча 13-нче номерлы йорт янындагы участокта юлның машина йөрү өлеше ябылды.
Исегезгә төшерәбез, башта юлны чикләү агымдагы ел ахырына кадәр планлаштырылган иде, ләкин, төзелеш эшләре дәвам итүгә бәйле рәвештә, машиналар йөрү өлешен ачу датасын күчерделәр.