В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш төзекләндерү-реставрация эшләре белән бәйле.
Денис Гордийко фотосы
Казанның Вахитов районында Большая Красная һәм Толстой урамнарында хәрәкәтне чикләү озайтылды. Әлеге күренеш төзекләндерү-реставрация эшләре белән бәйле.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсендә әйтелгәнчә, чикләүләр 2026 елның 30 августына кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.