Быел «Чәчәк фестивале» янә «Әкият» курчак театры каршында - Петербург һәм Сукон урамнары киселешендә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). Казанда «Чәчәк фестивале»ндә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Быелгы конкурсның темасы - җәйнең якты төсләре. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.
Быел «Чәчәк фестивале» янә «Әкият» курчак театры каршында - Петербург һәм Сукон урамнары киселешендә булачак. Катнашучылар өчен барлыгы алты номинация оештырыла: «Вертикаль композицияләр», «Чүлмәк гөлләреннән чәчәк композицияләре», «Күләмле композицияләр», «Чәчәк вальсы», «Кече бакча» һәм «Халык тавышы». Барлык милек формаларының профессиональ коллективлары һәм ландшафт дизайны объектларын проектлау һәм тормышка ашыру өлкәсендә эшләүче физик затлар үз чәчәк композициясен ясый алалар.
Шулай итеп, 15-нче майга кадәр Тышкы төзекләндерү комитетына Казан шәһ., Театр ур., 13 адресы буенча гариза тапшырыру сорала. Гаризага эскиз проектын куярга, ландшафт экспозициясен ясау өчен кулланыла торган материалларның үзенчәлекләрен күрсәтергә кирәк. Эскиз проекты А4 форматындагы кәгазь һәм электрон чыганакларда булырга тиеш. Моннан тыш, ул сайлап алынган номинация темасына туры килергә һәм шәһәр комиссиясе тарафыннан килештерелгән булырга тиеш. Аннары катнашучыларга конкурсны үткәрү мәйданчыгында эскиз проектын гамәлгә ашыру өчен 100 кв.метрдан да ким булмаган мәйданлы участок сайларга туры киләчәк. Үз мәйданын геопластика, газоннар, чәчәк түтәлләре, декоратив таш түшәү, терәк стеналар, яктырткычлар, декоратив композицияләр, кече архитектура формалары һәм башка элементлар һәм материаллар ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс мәйданчыгында шәһәр комиссиясе белән килештерелгән проектлар гамәлгә ашырыла, аларны ясаганда кулланылган үсентеләр һәм башка материаллар кире кайтарылмый.
Киләсе этапта – 15-нче майдан 10-нчы июньгә кадәр – катнашучылар комиссияләргә әзер экспозицияләр тәкъдим итә. Мәйданчык 24-нче июньгә кадәр ачылачак, 1-нче октябрьгә кадәр нәтиҗә ясау планлаштырыла.
Конкурсантларның эшләрен идеянең оригинальлеге, үсемлекләр белән декоратив материал буларак эшли белүе, заманча технологияләрне куллану һәм хезмәт күрсәтүдә уңайлылыгы ягыннан бәялиләр.
Узган ел шәһәрнең чәчәк түтәлләренең гомуми мәйданы 58 мең кв. м тәшкил иткән иде. Бу - 12 мең чәчәк элементы (кашпо, вазоннар), футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан махсус булдырылган 13 үзенчәлекле күләмле чәчәк композициясе. Конкурска барлыгы 352 гариза килгән, 10 мең 957 кеше иҗат иткән композицияләр өчен үз тавышларын биргән.