Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2019, 15:16

Казанда шәһәрнең айдентикасын тәкъдим иттеләр

Сувенир компанияләре вәкилләре товар билгесен визуализацияләүгә уңай бәя бирделәр һәм аны куллану хокукын ничек алырга мөмкин булуы белән кызыксындылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май, Ксения Швецова). Тиздән Казан киштәләрендә Татарстан башкаласының айдентикасы булган товарлар пәйда булачак. Яңа визуаль бренд сувенирларны гына түгел, башка товарларны да – кием-салым, азык-төлек, көнкүреш химиясе предметларын да бизәячәк. Рәсми айдентиканың презентациясе бүген шәһәр рестораннарының берсендә узды, анда Татарстан башкаласының сувенир индустриясе вәкилләре, шулай ук җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты.

Товар тамгасының дизайнын 2014 елда җитештерү практикасы барышында Британия югары дизайн мәктәбе студентлары эшләде, дип искә төшерде Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова. Айдентикага хокук Роспатентта теркәлгән инде.

Хәзер товар билгесе зур чаралар һәм халыкара күргәзмәләр үткәргәндә шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә, декорацияләрдә һәм пресс-воллларда кулланыла, шулай ук Туризмны үстерү комитеты заказы буенча әзерләнә торган типография һәм сувенир продукциясен рәсмиләштерүдә файдаланыла.

Презентация кунаклары шулай ук айдентика кулланып ясалган сувенир продукциясен дә карады: футболкалар, термокружкалар, күн кошелеклар һәм сумкалар, карандашлар һәм каләмнәр.

«Без кунакларда шәһәребез турындагы истәлекнең озак елларга саклануын телибез. Сувенирлар - бу эштә ярдәм итә ала торган төп әйберләр. Безнең бурыч - матур, файдалы булу һәм башкалардан аерылып тору, - диде Дарья Санникова. - Без сәүдә билгесе үссен һәм танылу алсын өчен, индустрия вәкилләре белән актив эшләргә әзербез».

Товар билгесен халыкара товарлар классификациясенең 24 юнәлеше буенча кулланырга мөмкин – сувенир продукциясе, туклану продуктлары, көнкүреш химиясе һәм башкаларны әзерләгәндә.

Татарстан башкаласында сувенир продукциясе базары даими рәвештә үсә, дип билгеләп үтте үз чиратында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая. «Мин Казандагы сувенир продукциясе кибетләрен өйрәндем һәм вәзгыятьнең яхшы якка үзгәрүенә шаккаттым. Бездә һәр кешегә һәм кесәгә яраклы матур сувенирлар сайлау мөмкинлеге бар. Әмма безгә, кызганычка каршы, бәяләү критерийлары һәм индустриядә эшләүче белгечләрнең коллегиаль фикере җитми», - диде ул һәм сувенир компанияләре вәкилләрен индустрияне үстерү турындагы фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашырга чакырды.

Сувенир компанияләре вәкилләре товар билгесен визуализацияләүгә уңай бәя бирделәр һәм аны куллану хокукын ничек алырга мөмкин булуы белән кызыксындылар. Д.Санникова аңлатканча, Казанның айдентикасын куллану хокукын алу өчен Туризмны үстерү комитеты белән лицензия килешүе төзергә кирәк. Шул ук вакытта куллану хокукы лицензиатларга түләүсез нигездә биреләчәк.

Бүген сәүдә тамгасын куллану кагыйдәләренең тулы җитәкчелеге белән гайдлайн эшләнә.

«Айдентиканың шәһәр тормышында да – тукталыш мәйданчыклары, рестораннар, отельләр һәм казанлыларның көндәлек тормышы белән бәйле төрле әйберләр рәсмиләштерүдә файдаланылуын телибез. Без хезмәттәшлеккә ачык һәм сезнең фикер-тәкъдимнәрегезне көтәбез», - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Д.Санникова презентация ахырында.

Фоторепортаж
Казанда шәһәр айдентикасы белән сувенир продукциясен тәкъдим иттеләр
Видеорепортаж
22.05.2019 14:17
Казанда шәһәр айдентикасы белән сувенир продукциясен тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар